Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әдәби сабан туе

Августның соңгы көннәрендә Арча үзәк стадионында, #әдәбимарафон, #авылымгүзәллеге, #сәламәтиртә марафоннары финалистлары катнашында беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды.

Әлеге чарада абруйлы язучы-шагыйрьләр, галимнәр, республиканың танылган артистлары катнашты. Әдәби Сабан туе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Г. Тукайның 135 еллыгына багышланды. Төп оештыручысы — #әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды һәм Белем. ру компанияләре директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы.

Менделеев районыннан Әдәби сабан туенда 16 кеше катнашты. Алар арасында XIV, XV дөньякүләм #әдәбимарафон финалистлары бар иде. Күңелле, күркәм бу чара #әдәбимарафон гимны белән башланып китте. #әдәбимарафонның хәзер гимны гына түгел, үзенең әләме да бар! Әләм күтәрелгәч, мәйданда марафончыларны бүләкләү, җыр-моңнар, чүлмәк вату, капчык сугышы кебек уеннар, әдәби көрәш гөрләде. Катнашучылар язучы-шагыйрьләр белән аралашып, истәлеккә фотоларга төшеп, төрле милләт халкының көнкүрешен чагылдырган өйләрдә кунак булып, җыр-биюләр белән күңел ачтылар. Соңрак Арча ягы музейлары белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Менделеевлылар Әлифба, Мөхәммәт Мәһдиев музеенда, Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булып, кадерле ядкарьләр белән танышып, күңел җылысы алып, рухи байлык туплап кайттылар.

Татар телендә узган Әдәби сабан туе туган телебезнең көче югалмавын күрсәтте, чиксез горурлану хисләре уятты! Киләчәктә районыбыздан #әдәбимарафончыларның саны шактый артып, мондый шатлыклы очрашулар дәвамлы булса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев