Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дуслыгыбыз төрле төстәге мәдәният белән ныгый

Узган атнада мәдәният хезмәткәрләре лаеклы котлаулар кабул иттеләр. Аларның һөнәри бәйрәменә багышланган чара С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда булды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклыларга бүләкләр тапшырды. Мәдәният өлкәсе ветераны Виктор Соловьёв, "Юность" район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәкыйга Хәмәтгалимова мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен ТР...

Узган атнада мәдәният хезмәткәрләре лаеклы котлаулар кабул иттеләр. Аларның һөнәри бәйрәменә багышланган чара С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда булды.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклыларга бүләкләр тапшырды.
Мәдәният өлкәсе ветераны Виктор Соловьёв, "Юность" район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәкыйга Хәмәтгалимова мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр, Рәкыйга Галиевнага 55 яше тулу уңаеннан район җитәкчесенең Мактау грамотасы бирелде.
"Юность" район мәдәният йорты директоры Рәйханә Фәрхетдинова, балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Ирина Марготнова, балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Ольга Ушкова ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләнделәр.
Өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Менделеевск муниципаль районы җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, мәдәният идрәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева ведомство учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү өлкәсендә 147 белгеч эшли, шуларның 87 проценты югары һәм махсус урта белемле. Мәдәният хезмәткәрләре район чараларында актив катнашалар, республика күләмендәге конкурс-фестивальләрдә төрле казанышларга ирешәләр, җиңүләр яулыйлар.
Лилия Фёдоровна эшчәнлекләрендә ярдәм һәм булышлык, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында ветераннар хорына яңа костюмнар тегүдә йогынты күрсәтүе өчен район җитәкчесе Валерий Чершинцевка рәхмәт җиткерде, коллегаларын бәйрәм белән котлады.
Үз карамакларындагы учреждениеләр эшчәнлеге, перспектив планнар белән Ижёвка мәдәният йорты директоры Алла Затирко, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның ветераннар хоры җитәкчесе Клара Галләмова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Илсөяр Гобәйдуллина, сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Алия Абрамова, үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры урынбасары Алевтина Попова таныштырдылар.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина үзара хезмәттәшлек өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтле булуын әйтте, бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлады, Лилия Галиевага истәлекле бүләк тапшырды.
Бәйрәм чарасы фуршет белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Мәдәният хезмәткәрләренә багышланган чара