Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Еллар биюгә киртә түгел

Менделеевскида өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү традициягә әверелде. С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда ветераннарның яңа ел балы булды.

Музыка яңгырады һәм кавалерлар – авыллар җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары хатын-кызларны биергә чакырдылар. Парлар вальс көенә бөтерелделәр. Полька, рус кадриле, барыня көйләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Күңелле һәм дәртле биюләр бер-берсен алыштырды.

Владимир Кирилловка 65 яшь. Ул вакытын актив үткәрә:
– Әлеге тантаналы чара яңа бию өйрәнергә, яшьтәшләр белән аралашырга һәм мавыктыргыч бал атмосферасын тоярга менә дигән мөмкинлек.
Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. Ул ветераннарның патриотлыгы, хезмәт сөючәнлеге, изге гамәлләре һәм зирәклекләре менделеевлылар өчен үрнәк булырга тиешлеген билгеләде.

Гүзәл Зыятдинова балга озак әзерләнде. Нинди кием кияргә, нинди прическа ясарга кирәклеге турында уйланды.
– Позитив энергия, кызыклы кешеләр һәм биюләр – искиткеч! Вальсны ихлас күңелдән, җиңел биедем.

«Шаян» халык бию ансамбле, «Ля-ля-фа» балалар вокал-эстрада студиясе, халык ветераннары хоры, «Илһам» өченче яшь вәкилләре клубы биючеләре бәйрәмгә килүчеләргә музыкаль номерларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев