Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Ерак гасырлардан күчкән моңнар”

    "Юность" район мәдәният йортында халык иҗаты фестиваленең чираттагы концерты шундый исем астында узды. Фестивальгә бюджет оешмалары старт бирде һәм ул Россиядә Тарих һәм Татарстанда Мәдәни мирас елына багышланды. Фестивальнең максаты - гасырлар аша тупланган халык моңнарын, көйләрен киләчәк буынга җиткерү, яңа талантлар барлау. Концерт сәнгать мәктәбенең Е.Никитина җитәкчелегендәге "Наигрыш" халык...

    "Юность" район мәдәният йортында халык иҗаты фестиваленең чираттагы концерты шундый исем астында узды. Фестивальгә бюджет оешмалары старт бирде һәм ул Россиядә Тарих һәм Татарстанда Мәдәни мирас елына багышланды.



    Фестивальнең максаты - гасырлар аша тупланган халык моңнарын, көйләрен киләчәк буынга җиткерү, яңа талантлар барлау.
    Концерт сәнгать мәктәбенең Е.Никитина җитәкчелегендәге "Наигрыш" халык инструментлары ансамбле чыгышы белән башланды. С.Гассар исемендәге мәдәният сараеннан "Күңелле әбиләр" төркеме башкарган такмаклар, "Менделеев таблицасы", "Эрвел" һәм "Рапсодия" ансамбльләре башкарган җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. С.Сайранова (музей), Н.Мәснәвиева "Өмет яры" социаль хезмәт үзәге, М.Герега (эчке эшләр бүлеге) вокал осталыкларын күрсәттеләр. Халык арасында популярлык казанган И.Килеева, Л.Прокофьев, А.Абрамова, М.Мокшина (РЭС) чыгышын залдагылар яратып кабул иттеләр. Е.Будник ("Менделеевск" МҮ), Р.Зарипов ("Химик" спорт комплексы), Л.Полякова (боз сарае), Г.Шәймәрдәнова (бассейн) башкарган җырлар илебездәге төрле вакыйгалар, истәлекле мизгелләр, буыннар арасындагы элемтә, ватанга мәхәббәт темаларына багышланды. "Патриот" клубы үсмерләре чыгышы гражданлык хисен, патриотик тәрбияне чагылдырды. Приют хезмәткәре М.Куликова укыган шигъри юллар да шул теманы дәвам итте. Сәнгать мәктәбеннән Е.Йосыпова укып ишеттергән шигырь үсеп килүче буынга васыять формасында булды. Редакция коллективы башкарган юморлы күмәк бию, "Мастер" клубы яшүсмерләренең брейк-данс биюе, "Айсберг" хезмәткәрләренең "Стиляга" композициясе алкышларга күмелде. "Өмет яры" Социаль хезмәт күрсәтү үзәге куйган театральләштерелгән тамаша "Социаль хезмәткәр тормышыннан бер көн" дип исемләнде һәм мавыктыргыч булды.
    Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары К.Макаров рәислегендәге жюри үзешчәннәр чыгышын бәяләде. Уңышлы номерлар йомгаклау концертына кертеләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: