Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эзегездән гөлләр үсеп калсын

Үткән атнада үзәк китапханәнең уку залында Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, халык яратып кабул иткән китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу узды. Анда шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре, аның иҗатын якын итүче китап укучылар катнашты. Алып баручы, татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова, Зифа Әбделвәлиевна белән...

Үткән атнада үзәк китапханәнең уку залында Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, халык яратып кабул иткән китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу узды.
Анда шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре, аның иҗатын якын итүче китап укучылар катнашты.
Алып баручы, татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова, Зифа Әбделвәлиевна белән таныштырып китте һәм кунакның үзенә сүз бирде. Очрашу барышында язучы тормыш юлына, иҗат җимешләренә тукталды.
Бай табигатьле Башкортстан кызы җор, шаян, авыр тормыш университетлары үткән, тирән фикер йөртә белүче ханым. КАмаЗ торгызган елларда ул Яр Чаллыга килеп урнаша, төзүче һөнәрен үзләштереп һаман да аңа тугры кала. Гомеренең бер чорында Зифа Әбделвәлиевнага авыр сынау киртәләрен узарга туры килә. Табигать почмагында ел фасылларының һәр мизгелен күзәтеп үскән баланың Аллаһы Тәгалә тарафыннан биргән сәләте, йокысыз төннәрдә аны иҗат итәргә, фикерләрен кәгазь битенә салырга этәрә. "Сагынырсың-мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" - безнең тормыш көзгесе. Күпләр сюжет әйләнешендә үз язмышын таный, гыйбрәт ала, яшәешенә кирәкле киңәш таба. Тиз популярлык казанган әсәрләрен Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр алдыра. Укучылар белән очрашулар, хатлар аша аралашулар икеләнеп кенә кулына каләм алган З.Кадыйрова өчен иҗат иленә бер баскыч. "Иҗатымны кабул иткән халкыма, якыннарыма, илһамга дәртләндергән туган җиремә, мәрхәмәтле әти-әниемә бик рәхмәтле мин", - ди Зифа Әбделвәлиевна. Автор аралашырга килгәннәрнең сорауларына җаваплар бирде.
Үзешчән Юлия Иванова башкаруында яңгыраган "Туган җир" җыры аңа бүләк булып яңгырады.
Үзәк китапханә директоры Л.Красноперова, мәгариф идарәсе методисты Г.Вәлиева очрашуга килгән өчен язучыга рәхмәт белдереп, матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары