Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестиваль дулкынында

"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Бәзәкә һәм Камай җирлекләре иҗат отчётларын тәкъдим иттеләр. Концерт милли төсмере белән аерылып торды - җырлар татар телендә яңгырады. Тамашачы солистлар Лилия Ефимова, Равилә Кәлимуллина, Алсу Мусина, Диана Юзикеева, Алия Зиннурова, Римма Юзикеева, Дания Гыйниатуллина һәм башкаларны алкышлады. "Камай сандугачлары" һәм Сәйтәк клубының "Карендәшләр" вокаль ансамбльләре...

"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Бәзәкә һәм Камай җирлекләре иҗат отчётларын тәкъдим иттеләр.

Концерт милли төсмере белән аерылып торды - җырлар татар телендә яңгырады. Тамашачы солистлар Лилия Ефимова, Равилә Кәлимуллина, Алсу Мусина, Диана Юзикеева, Алия Зиннурова, Римма Юзикеева, Дания Гыйниатуллина һәм башкаларны алкышлады. "Камай сандугачлары" һәм Сәйтәк клубының "Карендәшләр" вокаль ансамбльләре программа бизәге булды.
Камай җирлегенең иҗат төркеме сугыш чоры мотивлары буенча "Кич утыру" күренешен тәкъдим итте. Әлфинә Кәлимуллина, Лилия Әһлиева һәм Лилия Рәхимова башкаруында "Диңгезче" биюе дә темага тәңгәл килде.
- Композициядә ир-ат диңгезченең булмавы кызганыч, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев, - үзешчәнлеккә көчле җенес вәкилләрен дә җәлеп итәргә кирәк.
Программаны "Җиңү салюты" җыры тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Җиңү салюты“ фестивале