Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестиваль дулкынында – бюджетчылар

Шәһәр оешмалары халык иҗаты фестиваленең концерт программасын бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре ачты. Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Талларым" ансамбле, сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары коллективы, инструменталь дуэты, вокалчылар Марина Комарова, Павел Дудаков, Галия Пшембаева, Алия Абрамова, Гөлнара Шәймәрдәнова һ.б.лар югары һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр. Социаль яклау бүлеге, "Кама таңнары" приютының күмәк хоры, рус...

Шәһәр оешмалары халык иҗаты фестиваленең концерт программасын бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре ачты.

Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Талларым" ансамбле, сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары коллективы, инструменталь дуэты, вокалчылар Марина Комарова, Павел Дудаков, Галия Пшембаева, Алия Абрамова, Гөлнара Шәймәрдәнова һ.б.лар югары һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр.
Социаль яклау бүлеге, "Кама таңнары" приютының күмәк хоры, рус баһадирлары образында ирләр триосы, Илсөяр Гобәйдуллина шигырен укыган Елена Степанова чыгышлары тәэсир калдырды. Марина Куликова һәр елны тамашачыга үз шигырен тәкъдим итә. Автор-башкаручы Дмитрий Лахтинны залдагылар алкышларга күмде. "Сатори" клубы шәкертләре вокал һәм инструменталь жанрда уңышлы чыгыш ясады. "Мастер" клубы егетләре брейк-данс биеделәр. Анна Прохоренко һәм Лилия Дождикова "Мәхәббәт һәм сугыш" исемле музыкаль-пластик этюд тәкъдим иттеләр.
Концерт программасында Аничкиннар гаиләсе, туган якны өйрәнү музее, боз сарае, "Юность" район мәдәният йорты, "Менделеевские новости" газетасы, казначылык, "Химик" спорт комплексы коллективлары катнашты.
Һәр чыгыш уңышлы һәм камил булмаса да, тамашачы барысын да аңлап кабул итте. Чөнки бу көнне сәхнәдә "йолдызлар" түгел, тыйнак хезмәткәрләр булды.
- Артистлар ихлас күңелдән чыгыш ясады, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Фролов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Халык иҗаты фестивале