Фестиваль дулкынында – гришкинлылар
1474
0
0
"Җиңү салюты!" исеме астында узучы район халык иҗаты фестиваленә Иске Гришкин җирлеге үзешчәннәре күләмле тематик концерт әзерләделәр. Чара "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" фольклор ансамбльләренең "Сугышка озату" композициясе белән башланды. Программада лирик җырлар, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр, хореографик композицияләр дә булды. Һәр артистның чыгыш ясаучының хәрби, я милли киемдә чыгыш ясавы үзенчәлекле...
"Җиңү салюты!" исеме астында узучы район халык иҗаты фестиваленә Иске Гришкин җирлеге үзешчәннәре күләмле тематик концерт әзерләделәр.
Чара "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" фольклор ансамбльләренең "Сугышка озату" композициясе белән башланды. Программада лирик җырлар, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр, хореографик композицияләр дә булды. Һәр артистның чыгыш ясаучының хәрби, я милли киемдә чыгыш ясавы үзенчәлекле төсмер бирде. Виктор Япаев, Анжелика Комарова, Софья Камашева, Людмила Комарова, Артём Кузнецов башкарган композицияләрне тамашачы яратып кабул итте, аларга хәтта залдагылар кушылып җырлады. Хезмәт ветераны Анна Фәрхетдинованың (Илкә) вокаль осталыгын, Алия Молчанова укыган "Яшь ана" һәм Иван Алексеевның "Бөек Җиңү" исемле шигырьләрен менделеевлылар тиешенчә бәяләде.

Өлкәннәр һәм балалар фольклор ансамбле катнашында сугыштан кайту күренешен сәхнәләштерү, Левитанның 9 майда Җиңү көнен игълан иткән тавышын радиоязмадан тыңлау, экранда кинохроникадан теманы тасвирлаучы кадрлар алмашы безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга рәхмәтле булу кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте. "Республикада, районда яшәүче халыкларның дуслыгы сугышка киртә булсын иде", дигән сүзләр чараның лейтмотивы булды.
.jpg)
Йомгаклау өлешендә "Җиңү көне" исемле җыр яңгыравы астында үзешчән артистларның шарлар белән сәхнәгә чыгуы, фейерверк һәм тамашачының аларны аягүрә алкышлавы якты тәэсирләр калдырды.
- Концертны әзерләүгә өлкәннәр, мәктәп укучылары, авыл интеллигенциясе һәм яшьләр җәлеп ителде, - диде Иске Гришкин җирлеге башлыгы Валентина Мамакова.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев үзешчәннәргә фестиваль темасына иҗади якын килүләре, сәләтләрен күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Концертны Виктор Япаев һәм Алия Молчанова алып барды.

.jpg)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.3300
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.4700
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.4800
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.5700
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.4200
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак5000
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10800
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11700
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.6500
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13000
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18000
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14400
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84