Фестиваль эстафетасы: авылдан – шәһәргә
1530
0
0
Ольга Смолькова Авыл коллективларының ХII халык иҗаты фестиваленең йомгаклау концертына 30дан артык номер керде. Сала артистлары концертка җирлекләр башлыклары, хуплау төркемнәре озатуында килделәр. - Мине "Памаш" коллективында катнашучы танышым чакырды, - ди Менделеевскида яшәүче Светлана Щербакова, - гомумән, мин үзем дә үзешчән сәнгатьне яратам, элек гармунда уйнап җырлый идем, хәзер...
Ольга Смолькова
Авыл коллективларының ХII халык иҗаты фестиваленең йомгаклау концертына 30дан артык номер керде.
Сала артистлары концертка җирлекләр башлыклары, хуплау төркемнәре озатуында килделәр.
- Мине "Памаш" коллективында катнашучы танышым чакырды, - ди Менделеевскида яшәүче Светлана Щербакова, - гомумән, мин үзем дә үзешчән сәнгатьне яратам, элек гармунда уйнап җырлый идем, хәзер тамашачы сыйфатында зур канәгатьләнү алам.
Фойеда алма төшәр урын да юк. Танылган "Элнет" коллективы җитәкчесе Геннадий Мальгин үз артистларына үгет-нәсыйхәтләрен бирә.
- Без беренче тапкыр яңа костюмнарда чыгыш ясыйбыз, - ди Камай мәдәният йорты директоры Сәрия Зиннурова, - коллективыбызны "Камай сандугачы" дип атадык һәм бүген татар җырларына попурри башкарабыз.
Жюри составына район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Миронов, "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилева, Светлана Бакашева, хореограф Ләйсән Латыйпова, автоклуб мөдире Елена Дунаева керде.
Концертны ачу хокукы Турайдан сәхнә ветераны Ясәви Садыйковка бирелде. Номерларның күпчелеге игълан ителгән Экология елы темасына тәңгәл килде. Ижевка артистлары "Колобок" сәхнә күренешендә әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасын күтәрделәр. "Бигәш", "Тихоновские зори", "Рождественские напевы", "Теремшур" һәм башка ансамбльләр туган якның матурлыгын тасвирлаучы җырлар һәм биюләр тәкъдим иттеләр.
Тамашачылар солистлар Марина Кошкина, Виктор Япаев, Флүсә Соловьева, Алена Данилова, Мария Ботникова, Людмила Морозова, Валентина Пономарева, Сәетҗан Мәҗитовны алкышлар белән каршыладылар. Бәзәкәлеләр көн кадагына куелган сәхнә күренеше белән әсир иттеләр.
Бу көнне "Юность" РМЙ сәхнәсендә рус, татар, мари, удмурт, таҗыйк көйләре яңгырады.
Район башлыгы Игорь Привалов үзешчән артистларның талантына соклануын белдерде.
- Барлык номерлар да ошады, - дип концерттан алган тәэсирләре белән бүлеште хезмәт ветераны Антонина Маштакова, - безгә шатлык бүләк иткәннәре өчен авыллыларга рәхмәт.
Хәзер "Безгә васыять - җиребезне саклау" ХII халык иҗаты фестивале эстафетасы шәһәрлеләрдә.
Рәис Сәхапов фотолары




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте6400
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август6800
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте7800
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды7500
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.7500
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.7500
-
17 май 2022 - 12:01Менделеевскида «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы уза Чара 18 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.8400
-
17 май 2022 - 10:47Менделеевлы Александр Грязнов Казан марафонында үз көчен сынап карый Спортсменнар 21,1 чакрым йөгерә.8600
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.14900
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез16100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.19900
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде19800
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84