Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фәнни-гамәли конференция

Сәнгать мәктәбендә оештырылган конференция "Музыка сәнгате үсешендә актуаль юнәлешләр" дигән темага багышланды. Аның максаты: укучыларны музыка сәнгате өлкәсендә иҗади тикшеренүләргә, белем дәрәҗәсен үстерүгә этәрү. Шәкертләр комиссия карамагына 29 презентация, доклад, проектлар тәкъдим иттеләр, 16 эш тыңланды. Иҗат җимешләре тематикасы музыка дөньясының күп төрле юнәлешләренә, жанрларына кагылды. Конференциягә килгән ата-аналар да,...

Сәнгать мәктәбендә оештырылган конференция "Музыка сәнгате үсешендә актуаль юнәлешләр" дигән темага багышланды.
Аның максаты: укучыларны музыка сәнгате өлкәсендә иҗади тикшеренүләргә, белем дәрәҗәсен үстерүгә этәрү. Шәкертләр комиссия карамагына 29 презентация, доклад, проектлар тәкъдим иттеләр, 16 эш тыңланды. Иҗат җимешләре тематикасы музыка дөньясының күп төрле юнәлешләренә, жанрларына кагылды. Конференциягә килгән ата-аналар да, педагоглар да, укучылар да иҗади очрашудан канәгать калдылар. Әзерләнгән доклад, язмалар җыентык булып нәшер ителәчәк. Чара эшендә катнашкан Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр институтының тарих фәннәре кандидаты, доцент "Балаларны өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуга фәнни-методик караш" лабораториясе җитәкчесе Т.Фомина шәкертләр хезмәтен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары