Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гаҗәеп фотосурәтләр күргәзмәсе

Шәһәр көне уңаеннан Ленин скверында мәдәни-күңел ачу чаралары узды.

Директор Айдар Сәфәргалин җитәкчелегендәге БИҮ коллективы истә калырлык “Борщ” фотосушкасы фотолар күргәзмәсе, буккроссинг, балалар өчен бәйгеләр аниматорлар һәм аквагримм белән балалар зонасы, Art зона һәм фотограф Ольга Дорофеевадан мастер-класс оештырдылар. Шулай ук яшьләр өчен гитара көенә иҗади зона, моннан тыш концерт, флешмоб, сушкалар һәм лимонад белән фотопикник булдырылды. Ахырда тамашачының тавыш бирүе белән иң яхшы фотолар призерларына бүләкләр бирелде. Чара барышында инстаграммга фотоконкурс булды, теләгәннәр фотосушка һәм “Тирбәлүче кул чатырлары” зонасында фотога төштеләр.

– Оныкларым Камилә белән Кәримә барлык чараларда да катнаштылар һәм бик канәгать калдылар. Алар бирегә Яр Чаллыдан киләләр. Мәдәни чараларга җәяү генә дә барырга мөмкин, ә автошәһәрдә транспортсыз булмый. Балалар өчен уеннар ешрак оештырылсын иде дигән теләктә калам, – ди Галина Петрова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев