Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гомере җырда калды

Быел Бәзәкә Сабан туенда танышым Рәмзия Мөхетдинова белән очраштым. Ул миңа Марсель Гыймазетдиновка багышланган “Гомер җырда калсын...” дигән китап-истәлек бүләк итте.

Аны башыннан ахырына кадәр укып чыктым, әйтерсең, яшьлегемә әйләнеп кайттым. Вакыт агымы шул кадәр көчле ки, Марсель Гыйльфановичның безнең арадан китүенә 25 ел үткән. Без Марсель белән дус булдык, мин аны якын итеп әтисе Гыйльфан абый ягыннан гел Песәй авылы егете дип йөрдем. Безнең әби Бәнәт Рафикова белән дус булдылар.

Завод профкомы каршында оештырылган “Ядкарь” әдәби-музыкаль түгәрәге безне тагын да якынайтты. Иптәшем Габделхәй Тимергалиевич белән нинди темага багышлап, кемнәрне чакырырга дип планнар корып, кичәләр, очрашулар үткәрә идек. Минем алда Габделхәйнең чыгышы: “Оешма әле яшь, шуңа карамастан, ул күп кенә яшь шагыйрьләрне, язучы, композиторларны һәм җыр сөючеләрне үзенә тупларга өлгерде”. Ул чыгышын “һаман шулай янып яшә, әйдәп яшә, озак яшә” дип тәмамлады, ләкин Марсельгә алай яшәргә насыйп булмады...

Китапны укып чыккач, кулыма каләм алдым. Рәмзиягә газета аркылы рәхмәт сүзләрен әйтәсем килде.

– Марсель Гыймазетдиновның тормыш юлын һәм иҗатын мин бер кечерәк кенә матур китапчык итеп күз алдына китерәм. Авторның шигырьләрен укыганда, ул китапчыкны да күңелемнән актарам, – дип яза Рәмзия.

Рәмзия Гәрәевна, рәхмәт сиңа, үз теләгеңә ирештең, күп хезмәт куелган. Китапта искә алынган язучылар, композиторлар, җитәкчеләр безнең арада юк инде, алар район тормышын яхшыртырга күп хезмәт куйган шәхесләр. Китапның соңгы өлеше фотолар белән баетылган. Әйе, еллар уза, ләкин фоторәсемнәр безне үткәннәр, хәзерге көн, киләчәк белән бәйләп йөрәкләрдә озак сакланалар.

Яз көне, төшке аш, әни кайтып керде: “Марсельне больницага алып килгәннәр, авыр хәлдә”, диюгә, без Габделхәй белән анда киттек, ул вакытта хастаханә поселокта, стадион кырында урнашкан иде. Китапның соңгы битендә Марсель чәчәкләр тотып төшкән фото, больницада безнең тавышны ишеткәч, шулай ук кулы белән чәчләрен рәтләде, күзләре йомык, безнең эндәшкәнне ишетте, ләкин сөйләшмәде, бу 1993 елның 19 апреле иде.

Автор Илгизәр Тимергалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев