Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәллек дөньясын үзенчә тасвирлаучы

21 майда балалар китапханәсендә заман язучысы Вера Хәмидуллина белән укучылар очрашуы булды. Шагыйрә, татар телендәге шигъри юлларны русчага тәрҗемә итүче, Россия язучылары берлеге, "Яңа замандаш" Халыкара язучылар берлеге әгъзасы - кичәнең алып баручысы Вера Петровнаны шулай дип таныштырды. Авторның шигырьләре, табышмак, хикәя, әкиятләре республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында һәм башка басмаларда...

21 майда балалар китапханәсендә заман язучысы Вера Хәмидуллина белән укучылар очрашуы булды.
Шагыйрә, татар телендәге шигъри юлларны русчага тәрҗемә итүче, Россия язучылары берлеге, "Яңа замандаш" Халыкара язучылар берлеге әгъзасы - кичәнең алып баручысы Вера Петровнаны шулай дип таныштырды. Авторның шигырьләре, табышмак, хикәя, әкиятләре республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында һәм башка басмаларда нәшер ителә. Аның шигырьләре ихлас күңелдән язылган, нәни укучыларга аңлашыла.
Язучы үзенең әсәрләре белән таныштырды, балалар өчен әле генә басылып чыккан җыентыклары турында сөйләде. Ә укучылар - аның шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар.
Язучы белән очрашу балалар өчен сокланырлык бәйрәм булды. Чын шагыйрәне күрү нәни китап укучылар өчен мөһим вакыйгага әйләнде. Әңгәмә кызыклы булды, чөнки Вера Петровна балалар белән үз тиңнәре кебек аралашты. Очрашу азагында алар автограф алды һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Шагыйрә шулай ук 1 нче гимназиянең 9-10 сыйныф укучылары белән очрашты. Аларны үз иҗаты белән таныштырды, викторина үткәрде. Җиңүчеләргә үзе имзалаган китапларын бүләк итте. Иҗат белән шөгыльләнә башлаучыларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары