Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халык өчен җырларга

Гассар исемендәге мәдәният сараенда сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры оешуга 25 ел тулуга багышланган кичә-концерт булды. Мәдәният сарае фоейсында юбилей кичәсенә килгән кунакларны хуш исле чәй һәм тәмле ризыклар белән каршы алдылар. Хорга йөрүчеләр кулы белән эшләнгән әйберләр күргәзмәсен менделеевлылар зур кызыксыну белән күзәттеләр. Анда кәгазь, тукыма, агач һәм башка...

Гассар исемендәге мәдәният сараенда сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры оешуга 25 ел тулуга багышланган кичә-концерт булды.



Мәдәният сарае фоейсында юбилей кичәсенә килгән кунакларны хуш исле чәй һәм тәмле ризыклар белән каршы алдылар. Хорга йөрүчеләр кулы белән эшләнгән әйберләр күргәзмәсен менделеевлылар зур кызыксыну белән күзәттеләр. Анда кәгазь, тукыма, агач һәм башка материаллардан тегеп, чигеп, бәйләп эшләнгән, сәйләннән тезгән әйберләр тәкъдим ителде. Хорга йөрүчеләрнең яшьлек елларындагы фотолардан төзелгән "Без яшь идек" исемле стенд бигрәк тә игътибарга лаек булды.
- Без әниебезне котларга һәм чыгыш ясаганда көч биреп торырга килдек, - диләр чәчәк бәйләме тоткан Тимергалиевлар, залга юнәлеп. Һәм шундый яклау төркемнәре күп булды. Бу юбилей кичәсе хорга йөрүчеләр өчен генә түгел, аларның гаиләләре өчен дә мөһим вакыйга.
Тантаналы кичә "Менделеевск" мәгълүмат үзәге әзерләгән "Ветераннар хорына - 25 ел" дип аталган видеофильм белән башланды.
Юбиляр-коллективның сәхнәгә чыгуы алкышларга күмелде. Бу көнне хор вокал, сәхнә культурасы һәм сәнгатькә мәхәббәт буенча чын мәгънәсендә мастер-класс күрсәтте.
Хор коллективы һәм аның талантлы җитәкчесе Клара Галләмова адресына Карпов исемендәге химия заводы, мәдәният идарәсе, Гассар исемендәге мәдәният сарае җитәкчелеге һәм коллегалары исеменнән мактау сүзләре яңгырады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов легендар коллективның талантына соклануын белдерде, Мактау грамотасы белән бергә яңа баян сатып алуга сертификат тапшырды.
Солистлар И.Тимер-галиева, Р.Җәләлиева, Л.Вәлимөхәмәтова, А.Фәр-хетдинова, К.Нестерева, Р.Плитман чыгышлары тамашачы күңелен тәэсирләндерде.
Үз чыгышы белән залдагыларны таң калдырган Римма Ивановна Плитман коллективның 25 ел дәвамында кулланган девизын яңгыратты:
- Шатланып халык өчен җырларга!
Нәкъ шуның өчен халык аларны яратып кабул итә һәм туган ягыбызның алтын фонды дип атый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары ветераннар хоры