Халык хәтере мәңгелек
Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Анда предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары, кече яшьтәге балалар җыелды. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары почетлы кунаклар булдылар. Район башлыгы Валерий Чершинцев фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам сүзләре җиткерде. - 75 ел элек, 1941 елның...
Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Анда предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары, кече яшьтәге балалар җыелды.
Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары почетлы кунаклар булдылар.
Район башлыгы Валерий Чершинцев фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам сүзләре җиткерде.
- 75 ел элек, 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык кеше гомере өзелде. Җиңү безгә миллионлаган корбаннар, гарипләндерелгән җаннар, кайгы-хәсрәтләр аша килде. Без шәһит киткәннәр рухы алдында баш иябез, ә ут-сугыш яңгыры аша үтеп, туган якларына исән-имин кайткан, киләчәк буыннар бәхете өчен гомерләрен кызганмаган ил сакчыларына чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз, алар белән горурланабыз. Халык хәтере - мәңгелек, - дип белдерде Валерий Сергеевич.
Котлауларны ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм башкалар дәвам иттеләр.
Менделеевлылар яу кырында һәлак булган каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Илебезгә аяз күк йөзе, имин тормыш теләп тынычлык күгәрченнәре очырылды, ветераннарга чәчәкләр тапшырылды.
Чараны район сәнгать осталары Рамил Дәүләтшин, Анастасия Мисеева башкаруында сугыш чоры җырлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев