Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халык иҗаты фестивале Бөек Җиңүгә багышлана

"Җиңү салюты!" исеме астында узучы халык иҗаты фестивале эстафетасын беренчеләрдән булып Монаш авылы җирлеге үзешчәннәре кабул итте. Ольга Смирнова - "Җиңү безнең һәркайсыбызда" девизы астында узучы фестивальгә артистларыбыз аеруча тырышып әзерләнде. Фестиваль программасын ачу хокукы бирелүгә без бик шат, - дип билгеләп үтте Илнәт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Геннадий Мальгин....

"Җиңү салюты!" исеме астында узучы халык иҗаты фестивале эстафетасын беренчеләрдән булып Монаш авылы җирлеге үзешчәннәре кабул итте.
Ольга Смирнова
- "Җиңү безнең һәркайсыбызда" девизы астында узучы фестивальгә артистларыбыз аеруча тырышып әзерләнде. Фестиваль программасын ачу хокукы бирелүгә без бик шат, - дип билгеләп үтте Илнәт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Геннадий Мальгин.
Жюри составына Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре Ләйсән Латыйпова, Лариса Дудакова, Алия Абрамова керде. Жюрины район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров җитәкли.
Концерт программасында Монаш, Илнәт, Акътәжек, Кокшан мәдәният йортларыннан төрле яшьтәге үзешчәннәр катнашты. Бу көнне сәхнәдән "Синий платочек", "Жди меня", "Смуглянка" һ.б. сугыш чоры җырлары һәм шигырьләре яңгырады.
Һәрвакыттагыча, "Элнет", "Возжайка", "Памаш" фольклор ансамбльләре очкынлы композицияләре белән тамашачы күңелен яуладылар. Людмила Вәлитова, Ләйсирә Ибраһимова, Альбина Абдуллина, Дмитрий Поздин, Юрий Сальников һ.б.лар вокал жанрында осталыкларын күрсәттеләр.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев менделеевлыларны фестиваль ачылу белән котлады һәм кызыклы программа әзерләгән үзешчәннәргә рәхмәт белдерде.
Чираттагы концертны Иске Гришкин мәдәният йорты тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Мәдәният