Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Мәдәният

Халык традицияләренә кайтып

"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре балаларны халыклар гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыруга зур игътибар бирәләр. Шул максаттан оештырган чараларда учреждение спонсорлары еш булышлык итә. Күптән түгел Май чабу атнасы бәйрәмен уздыруда балалар китапханәсе һәм ат спорты мәктәбе хезмәткәрләре И.Мар-готнова, Е.Назарова һ.б. лар ярдәмгә килде. Тәрбиячеләр М.Ку-ликова, З.Шакирова, А.Галиев укучыларны бәйрәм...

"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре балаларны халыклар гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыруга зур игътибар бирәләр.
Шул максаттан оештырган чараларда учреждение спонсорлары еш булышлык итә. Күптән түгел Май чабу атнасы бәйрәмен уздыруда балалар китапханәсе һәм ат спорты мәктәбе хезмәткәрләре И.Мар-готнова, Е.Назарова һ.б. лар ярдәмгә килде.
Тәрбиячеләр М.Ку-ликова, З.Шакирова, А.Галиев укучыларны бәйрәм тамашасын планлаштыруга, сәхнә бизәүгә, темага карата презентация әзерләүгә җәлеп иттеләр. Табышмаклар чишүдә, такмаклар башкаруда, күңел ачуларда, халык уеннарында, әйлән-бәйләндә һәркем теләп катнашты. Чара бәйрәм белененнән авыз итү, атта йөрү белән дәвам итте.
Кул астындагы материаллардан үзләре әзерләгән карачкыны яндырырга беркемнең дә кулы күтәрелмәде. Ул күңелле бәйрәм очрашуы истәлеге булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс