Халыкара фестивальдә катнашып гран-при яулады.
534
0
0
Булдырасың, "Кристалл"! "Кристалл" эстрада бию ансамбле коллективы Болгариянең "Кояшлы яр" зонасында үткәрелгән "Бәхет планетасы" исемле Кызлар һәм малайлар 10 июльдә ике атналык сәфәрдән туган якларына кайттылар. Биючеләрне С.Гассар ис. мәдәният сарае директоры Л.Галиева, балаларның ата-аналары, туганнары һәм дуслары түземсезлек белән көтеп алды. - Минем өч оныгым бию серләренә өйрәнә. Көн...
Булдырасың, "Кристалл"!
"Кристалл" эстрада бию ансамбле коллективы Болгариянең "Кояшлы яр" зонасында үткәрелгән "Бәхет планетасы" исемле
Кызлар һәм малайлар 10 июльдә ике атналык сәфәрдән туган якларына кайттылар. Биючеләрне С.Гассар ис. мәдәният сарае директоры Л.Галиева, балаларның ата-аналары, туганнары һәм дуслары түземсезлек белән көтеп алды.
- Минем өч оныгым бию серләренә өйрәнә. Көн дә телефон аша хәбәрләшеп, хәлләрен белешеп тордык. Исән-имин кайтуларына сөендек, - ди Мария Досманова, шатлыгы белән уртаклашып.
Шәһәрдәшебез Сания Галиева оныгын каршы алды.
- Руслан 5 яшьтән бию ансамбленә йөри. Концертларны бер дә калдырмыйм. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, күз иярмәслек хәрәкәтләре, осталыгы белән горурланам. Барлык ата-аналар исеменнән остазлары А.Рябовага балаларыбызда биюгә мәхәббәт тәрбияләве, фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез, - ди Сания ханым.
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре А.Рябова фестивальгә бар көчләрен салып әзерләнүләрен, тырышлыкларының юкка булмавын билгеләп үтте. Анна Александровна бәйгедә катнашучы балаларга дипломнар тапшырды.
- Фестивальдә Мәскәү, Украина, Белорусия һ. б. илләрдән биючеләр бар иде. Безне Харьков шәһәрендә узачак бәйгедә катнашырга чакырдылар, - ди А.Рябова.
Сәяхәттән алган тәэсирләре белән ансамбльдә шөгыльләнүче Руслан һәм Владик Зубцовлар уртаклаштылар:
- Безгә Кара диңгез буенда ял итү ошады. Башкаларның иҗади осталыгын күреп, үзебезгә тәҗрибә тупладык, яңа дуслар таптык. Ата-аналарга, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Чит җирләр матур булса да, безнең шәһәрдән дә яхшысы юк!
Менделеевск районы данын еракларга җиткерүче, халыкара дәрәҗәдә үзен профессиональ яктан танытып, зур җиңүгә ирешүче А.Рябованың хезмәте бәяләп бетергесез. Булдырасың, "Кристалл"!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 гыйнвар 2021 - 16:14«Республика затлары» проектын Минтимер Шәймиев күргәзмәсе ачты Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды.1700
-
20 гыйнвар 2021 - 10:24Бер миллион язылучысы булган блогер – «Ялкын» журналында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичәдә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашты.2000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.4900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:47Менделеевлылар Качмануны билгеләделәр «Ушков утрауларында» кыю шәһәрлеләр бәкегә чумып алу өчен җыелдылар.3700
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.3700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.7700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.8000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.8800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.19000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12600
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.12200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84