Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хөрмәт һәм аңлашу – куркынычсыз юллар нигезе

Узган чәршәмбедә региональ семинар кысаларында 13 нче мәктәпкәчә учреждениедә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшне иң яхшы оештыру конкурсына нәтиҗә ясалды, анда Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары, әти-әниләр, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр катнашты. Чара кунакларын һәм лауреатларны сәламләп, алып баручылар - мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре Елена Христофорова һәм...

Узган чәршәмбедә региональ семинар кысаларында 13 нче мәктәпкәчә учреждениедә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшне иң яхшы оештыру конкурсына нәтиҗә ясалды, анда Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары, әти-әниләр, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр катнашты.
Чара кунакларын һәм лауреатларны сәламләп, алып баручылар - мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре Елена Христофорова һәм Галия Галиева болай дип билгеләп үттеләр:
- Конкурста 112 педагог, 71 мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 35 укучы катнашты. Бу чара юлларда куркынычсызлык проблемасының беркемне дә битараф калдырмавын тагын бер кат дәлилләде.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Тәлгат Фазлыев җитәкчелегендәге эксперт төркеме балалар һәм педагоглар эшенә түбәндәге номинацияләр буенча югары бәя бирде: "Иң яхшы ребус, кроссворд", "Иң яхшы авторлык җыры, шигыре", "Хәрәкәт азбукасы"ның иң яхшы проекты", "Иң яхшы укыту-методик җиһазлы кабинет, төркем бүлмәсе, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча почмак, авторлык методик кулланмалары" һ.б.лар.
Иң яхшы эшләр авторларына дипломнар тапшырып, Тәлгат Фазлыев турда читтән торып катнашучыларның сертификатны электрон формада алачагын билгеләп үтте.
Җыелганнарга конкурсантларның иң яхшы эшләре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Беренче дәрәҗә дипломант, 1 нче гимназиянең икенче сыйныф укучысы Әминә Сәидова (педагогы Фотима Мирзоева) ребусны тәкъдир итте. Зал "Иң яхшы авторлык шигыре" номинациясендә җиңүчеләрне җылы алкышлады. 1 нче гимназиянең икенче сыйныф укучысы Эмилия Шиһапова "Һәр кеше биләүдән белергә тиеш" дигән шигырь укыды. 5 яшьлек Элина Җиһаншина һәм аның әнисе Лариса Наиловна татар телендә үзләре иҗат иткән шигырьне укып ишеттерделәр.
4 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Камилла Садыйкова остазы Наталья Кашапова белән "Хәрәкәт азбукасы" проектын тәкъдим итте.
Беренче дәрәҗә дипломант, 10 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юлия Фирсова башкаруында "Юлның өч күзле хуҗасы" исемле авторлык җыры зур тәэсир калдырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, 13 нче балалар бакчасының фәнни җитәкчесе, педагогик фәннәр кандидаты, Яр Чаллы педагогика һәм психология институты кафедрасы доценты Татьяна Бабынина, "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёва конкурста җиңүчеләрне котладылар.
"Бердәм Россия" партия җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова 13 нче ММУ мөдире Людмила Будник җитәкчелегендә республика чарасын оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Көмеш төяк" учреждениесе шәкертләре чыгышы чарага эмоциональ төсләр өстәде. Балалар тәҗрибәле педагог, музыка җитәкчесе Елена Вәлишина белән берлектә бию композициясе, шигырь һәм җырлар әзерләделәр, артистларча осталыклары, яхшы дикцияләре, сәхнәдә үзләрен тотышлары белән әсир иттеләр.
Семинар темасына тәңгәл килүче концерт программасы педагогларның балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, юлларда куркынычсыз йөрү культурасын тәрбияләү буенча күләмле эш башкаруларын дәлилләде.

Лариса Миңнегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ЮХИДИ