Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хыялы чынга аша

Вәсилә Мортазина Балачак хыялы тормышта чынбарлыкка әйләнергә мөмкин. Якташыбыз Мартин Мөхәммәтҗанов безне моңа инандырды. Мартин - Казан театр училищесының 1 нче курсы студенты. Балачактан ул актер булырга хыяллана. Иң элек балалар бакчасында ихластан шигырь сөйли, аннан мәктәптә. Әти-әниләре аның теләген хуплыйлар һәм озак уйлап тормыйча улларын сәнгать мәктәбенең эстетика бүлегенә...

Вәсилә Мортазина
Балачак хыялы тормышта чынбарлыкка әйләнергә мөмкин. Якташыбыз Мартин Мөхәммәтҗанов безне моңа инандырды.
Мартин - Казан театр училищесының 1 нче курсы студенты. Балачактан ул актер булырга хыяллана. Иң элек балалар бакчасында ихластан шигырь сөйли, аннан мәктәптә. Әти-әниләре аның теләген хуплыйлар һәм озак уйлап тормыйча улларын сәнгать мәктәбенең эстетика бүлегенә театр сыйныфына бирәләр. Дәресләрдән соң Мартин бик теләп сәнгать мәктәбендәге яраткан педагогы Елизавета Йосыпова янына ашыга. Анда ул актерлык осталыгына, ритмика, инглиз теле, рәсем сәнгате, музыка тыңлау нигезләренә төшенә. Алты ел буена махсус мәктәптә белем алу үсмер өчен сизелми дә үтә.
Елизавета Борисовна үз укучысы турында бик җылы сүзләр әйтә:
- Мартин - максатчан, талантлы, хезмәт сөючән, иҗади кеше. Ул "Созвездие", "Если бы", "Когда мы вместе" кебек халыкара, Россия, республика, район конкурс-фестивальләрендә лауреат исеме алган. Шәкертемнең үзенең тормыш юлын театр белән бәйләргә теләве бик куанычлы.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, сәнгать мәктәбеннән кызыл диплом алган егет театр училищесына документ тапшыра. Рус драма театры курсына конкурс зур, бер урынга 7 кеше була. Имтихан өч этапта үтә. Беренче турда жюрига актерлык осталыгын күрсәтергә, икенче - җыр һәм бию башкарырга, өченче турда әңгәмә корырга кирәк булды. Сәхнәдә уйнарга теләге зур булу Мартинга керү имтиханнарын уңышлы үтәргә мөмкинлек бирде.
- Мәктәп елларында улымны өйдә сирәк күрдем, төрле шөгыль һәм репетицияләрдә ул күп вакытын үткәрде. Хәзер тагын да сирәк очрашабыз, ләкин шуңа да карамастан аның актер һөнәрен сайлавына мин бик шат. Яшь чагымда үзем дә актриса булырга теләдем. Соңгы тапкыр ул кышкы каникулга кайтты. Сәнгать мәктәбенә педагоглар, балалар белән очрашуга барды, анда яңа укучыларга мастер-класс күрсәтте, - ди әнисе Фәнилә Фәритовна.
Кызганычка каршы, корреспондентыбызга Мартин белән очрашу мөмкинлеге булмады, алар телефон аша әңгәмә корды.
- Училищеда киеренке һәм вакыйгаларга бай тормыш, - дип фикере белән бүлешә Мартин. - Һәр дәрескә рәхәтләнеп йөрим. Уку көне безнең нормасыз. Сыгып ташлаган лимон кебек кайтам, әмма рухи канәгатьлек алып. Безнең курска бәхет елмайды: без Юнон Корев һәм Вадим Кешнер кебек танылган осталардан актерлык һөнәре нечкәлекләренә өйрәнәбез. Алар тумыштан педагог Геннадий Семенов, Чулпан Хәмәтова кебек яшь талантларны укытканнар. Соңгы вакытта рәсем ясау, музыка язу белән җитди шөгыльләнәм. Киләчәктә сәхнәдә чыгыш ясау өстенә, режиссерлык белән шөгыльләнергә уйлыйм. Әмма вакыйганы ашыктырмыйк, тормыш барысын да үз урынына куяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары халыкара театр кљненђ