Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң лаеклыларга бүләкләр

8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев көн геройларын җылы сүзләр белән котлады. Тыл һәм хезмәт ветераннары Вера Макарчева, Вера Медведева, Клавдия Осипова, Нина Георгиевская, Роза Зыятдинова, Людмила Коновалова һ.б.ларга алкышлар астында "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшырды....

8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды.

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев көн геройларын җылы сүзләр белән котлады. Тыл һәм хезмәт ветераннары Вера Макарчева, Вера Медведева, Клавдия Осипова, Нина Георгиевская, Роза Зыятдинова, Людмила Коновалова һ.б.ларга алкышлар астында "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшырды. Һәлак булган сугышчы-интернационалистның әнисе Раиса Куршакова "Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 25 ел" медале белән бүләкләнде.
Залдагыларның алкышлавы астында сәхнәгә Миңнехәтимә Миңнемөхәмәтова күтәрелде. Фронтовик толының бу көнгә кадәр рәсми статусы һәм тиешле ташламаларны алу мөмкинлеге булмый. Район муниципалитеты, суд, архив һәм ЗАГС йогынтысы белән аның барлык хокуклары торгызылды. Валерий Чершинцев ветеранга таныклык тапшырды.
Бәйрәм концерты гүзәл затлар өчен сюрприз булды. Программага җирле эстрада артистлары, популяр коллективлар шәкертләре, вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышлары кертелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Константин Макаров, Альберт Саттаров, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре вокал жанрында осталыкларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 8 Март бђйрђменђ