Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Җиңү салюты” фестивале гала-концерт белән тәмамланды

Ике бүлектән торган концерт программасына 47 номер керде. Фестивальдә меңнән артык менделеевлы, егермедән артык предприятие һәм оешма катнашты. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул талантлы үзешчәннәргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде һәм дипломнар тапшырды. XIV район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау программасына, вәкаләтле жюри...

Ике бүлектән торган концерт программасына 47 номер керде. Фестивальдә меңнән артык менделеевлы, егермедән артык предприятие һәм оешма катнашты.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул талантлы үзешчәннәргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде һәм дипломнар тапшырды.
XIV район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау программасына, вәкаләтле жюри фикеренчә, иң яхшы номерлар сайланды, аларны башкаручылар төрле жанрларда лауреат булдылар.
тамашачы "Менделеевсказот", "Аммоний" предприятиләре, Карпов исемендәге химзаводның хореографик коллективлары очкынлы биюләрен, авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре, социаль яклау бүлегенең җыелма хоры, вокалчылар Гөлнара Гудовская, Рамил Дәүләтшин, Виктор Смирнов, Ришат Кәбиров, Марина Комарова һ.б.лар чыгышын яратып кабул итте. "Нәфис сүз" жанрын тәкъдим иткән Эльза Гомәрова, Нурлыһөдә Вәлиева күзләрне яшьләндерерлек шигырләр укыдылар. Наилә Закированың хәрби медикларга багышлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Бу көнне якынлашып килүче бөек бәйрәм атмосферасын тудыручы сугыш чоры җырлары һәм шигырьләре яңгырады. Тамашачы фикеренчә, һәр чыгыш сугыш темасын чагылдырды, өлкән буын вәкилләренә ихластан рәхмәт буларак кабул ителде.
- Мин сугыш чоры балалары буыныннан, - ди педагогик хезмәт ветераны Маргарита Гудовских, - шунлыктан "Сугыш балалары" биюе миндә тирән тәэсир калдырды.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үзешчән артистларга өч дәрәҗә лауреат димломнары тапшырды. "Журавли" җырын башкарып, Николай Макаров ("Менделеевсказот") фестивальнең гран-приена лаек булды. Вокалчы төп призны алуга ирешә алмады, чөнки ул бу көнне Мәскәүдә ветераннар үзешчән иҗат конкурсының финал этабында Менделеевск һәм республика вәкиле буларак чыгыш ясады.
Концерт "Җиңү көне" җыры һәм салют белән тәмамланды. Кичәне Екатерина Шиһапова һәм Виктор Никифоров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Галаконцерт