Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Җиңү варислары ветераннар өчен

    "Юность" РМЙда шундый исемдә Бөек Жиңүнең 71 еллыгына багышланган концерт булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров район башлыгы исеменнән илебезгә имин тормыш бүләк иткән барлык өлкән буын вәкилләренә - сугыш һәм тыл ветераннарына, фронтовик толларына, сугыш чоры балаларына рәхмәт белдерде...

    "Юность" РМЙда шундый исемдә Бөек Жиңүнең 71 еллыгына багышланган

    концерт булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров район башлыгы исеменнән илебезгә имин тормыш бүләк иткән барлык өлкән буын вәкилләренә - сугыш һәм тыл ветераннарына, фронтовик толларына, сугыш чоры балаларына рәхмәт белдерде һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләнергә, илебезнең чын патриотлары булырга өндәде.

    Районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина залдагыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

    Концертта сугыш чоры вакыйгалары, туган ил һәм туган җирне саклау, Җиңү язын каршылау, тыныч тормыш темалары яктыртылды.

    Ахырда районның популяр җырчысы Марина Комарова чыгышын чал чәчле ветераннарга хөрмәт йөзеннән залдагылар аягүрә басып тыңладылар һәм көчле алкышладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: