"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале эстафетасын Турай һәм Песәй авыллары җирлекләре үзешчәннәре дәвам итте.
Фойеда кул эшләнмәләреннән күр-гәзмә оештырылды, концертка килүчеләрне татлы камыр ризыклары, кайнар чәй һәм җыр-бию белән каршы алдылар.
Фәния Мөхәм-мәтхатыйпова алып барган турайлылар чыгышы сугыш чоры вакыйгалары белән бәйле тирән эчтәлекле сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп...
"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале эстафетасын Турай һәм Песәй авыллары җирлекләре үзешчәннәре дәвам итте.
Фойеда кул эшләнмәләреннән күр-гәзмә оештырылды, концертка килүчеләрне татлы камыр ризыклары, кайнар чәй һәм җыр-бию белән каршы алдылар.
Фәния Мөхәм-мәтхатыйпова алып барган турайлылар чыгышы сугыш чоры вакыйгалары белән бәйле тирән эчтәлекле сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Сабантуй бәйрәме көнне сугыш башлану, ир-атларны фронтка озату, солдатларның өчпочмаклы хатлар язуы, тылдагыларның кич утыру күренеше һәм җыр-моң белән күңелләрен күтәрү, фронттан хатлар көтү, хат ташучының кайгылы хәбәр китерүе, сугыштан кайтучыны һәм Җиңү көнен каршылау мизгелләрен Турай үзешчәннәре зур осталык белән башкардылар.
Ирек Гыйбаев, Илназ Рабагетдинов, Фәния Мөхәммәтхатыйпова, Гөлчәчәк Шәяхмәтова, Бәгъдәнур Габденуров, Ясәви Садыйков, Энҗе Шәрипова, Зөлфия Галиева һәм "Җәүһәр" вокал ансамбле башкаруында җырларны тамашачы алкышларга күмде. Азат Гыйбаев, Ландыш Салихова, Лилия Сәетгәрәева татар биюләрен, "Зөбәрҗәт" ансамбле марш тәкъдим иттеләр. Флүр Миңнеханов "Фронттан хат", Гөлсинә Галимуллина "Кыр казлары киткәндә" шигырьләрен укыдылар.
Фирдәвес Рәх-мәтуллина алып барган песәйлеләр чыгышы "Сугышка озату күренеше" белән башланды.
Гөлшат Кәбирова, Сабира Гыйльфанова, Сәетнур Хәмидуллин, Алсу Ситдыйкова, "Умырзая" һәм балалар ансамбльләре жюри хөкеменә моңлы җырларын тәкъдим иттеләр. Тамашачы "Сугыштан кайту күренеше"н һәм кызлар башкаруында "Катюша" биюен алкышлар белән каршылады. Фирдәвес Рәхмәтуллина һәм Оксана Вәлиева шигырьләреннән залда утыручыларның күзләре яшьләнде. Татар көйләренә попурри (Галиәхмәт Гатауллин) концертка үзенчәлекле төсмер бирде. Ришат Кәбировның аһәңле җырлары тамашачы күңелен әсир итте.
Турай һәм Песәй авыл җирлекләреннән Бөек Ватан сугышына 318 һәм 356 кеше киткән, шуларның 227се (287) яу кырында ятып калган. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Район җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галеева артистларны һәм тамашачыны Валерий Чершинцев, депутатлар корпусы исеменнән котлап, фестивальдә катнашучыларның елдан-ел артуын, яңа талантлар барлануын билгеләде, якташлары белән горурлануын белдерде.
Нет комментариев