Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗат бәйгесендә иң яхшылар

Әниләр көне уңаеннан шәһәрнең 6 нчы мәктәпкәчә учреждениесендә V региональ балалар иҗаты бәйгесе узды.

“Әни-кояшым минем” конкурсы кысаларында узган чарада Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы Әгерҗе, Мөслим, Тукай шәһәр һәм районнарыннан 268 гариза бирелде.

Залдагыларны район мәгариф идарәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Луиза Гайфуллина һәм бакча мөдире Ирина Анисимова сәламләделәр, иҗат бәйгесендә катнашкан балаларның остазлары ярдәмендә яраткан әниләренә иң изге хисләрен, аларны ничек яратуларын аңлатуларын билгеләделәр.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: “Әнигә мәхәббәт белән” эшләнмәләр һөнәрханәсе, “Әнием минем – иң яхшы дус” фотоколлажы, тикшерү эшләре, “Зур гаиләдәге җылылык – күңелгә дәва” проекты, “Әни күңеле” иң яхшы авторлык шигыре, “Әни – кояшым минем! ”видеокотлавы.
Иҗат ярышларында иң яхшылар дип табылган балалар төрле номинацияләрдә ҖИҢҮЧЕ, шулай ук I, II, III дәрәҗә дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Фотоколлаж номинациясендә ҖИҢҮЧЕ дипломына Менделеевскиның 8 нче балалар бакчасыннан Карина Щербакова лаек булды, “Иң яхшы авторлык шигыре” номинациясендә – Таисия Вагапова (Әгерҗе) һәм Алабуганың 24 нче мәктәпкәчә учреждениесе.

Төрле номинацияләрдә беренче дәрәҗәдәге дипломнарны яуладылар: Менделеевскидан Данияр Нигъмәтҗанов (10 нчы балалар бакчасы), Елизавета Кузнецова һәм Никита Юнысов (7 нче), шулай ук 7 нче балалар бакчасы; Алабуганың 22 нче, Әгерҗедән 6 нчы һәм Тукай районының “Миләүшә” мәктәпкәчә учреждениеләре, Ульяна Князькова һәм Анастасия Жегалина (Түбән Кама), Әминә Хәбриева (Алабуга).

Бәйгедә актив катнашкан 7 нче балалар бакчасы коллективына һәм музыкаль җитәкче Алёна Белоусовага (6 нчы бакча) Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү мизгелләрен “Алёнушка”да тәрбияләнүчеләрнең музыкаль чыгышлары – дәртле биюләр, җырлар, театрләштерелгән тамаша бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев