Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗат халыкларны берләштерә

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда беренче мәртәбә “Татарстан-безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең дүртенче зона туры узды

+

Анда Менделеевск, Әгерҗе, Мамадыш, Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Тукай районының иҗат коллективлары һәм башкаручылар мәдәният һәм милли традицияләрне тәкъдим иттеләр. 

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова мөрәҗәгать итте. Җитәкче барысына да үз номинацияләрендә яхшы чыгышлар, лаеклы җиңүләр теләде. 
Конкурсантларны жюри әгъзалары бәяләде – “Казанның Мәскәү районы “Шарм” сәнгать үзәге” өстәмә белем МБУ директоры Максим Скалозубов, чараларны оештыру бүлеге мөдире вазифасын башкаручы һәм Татарстан халыклар дуслыгы йортының “Мирас” фольклор коллективы җитәкчесе Русалин Гайнатуллин һәм Руслан Сафин. Фестиваль алты номинация буенча үткәрелә – вокал, хореография, нәфис сүз, инструменать музыка, фольклор-йола куелышлары һәм “Казах түгәрәге” иң яхшы казах коллективы. 
Менделеевск районыннан утызга якын катнашучы иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә төрледән-төрле иҗат номерлары белән гаҗәпләндерүче һәм тамашачыга яхшы кәеф бүләк итүче хореографик коллективлар, фольклор ансамбльләр, нәфис сүз осталары һәм ялгыз башкаручылар чыгыш ясады 
– Безнең якның тарихы, матур традицияләре, аеруча биредә яшәүче һәм хезмәт куючы төрле милләт халыкларының ныклы дуслыгы белән горурланам. Менделеевск җирендә узучы этномәдәни фестивале Татарстан халкының какшамас союзына тагын бер адым булачак, – ди “Вокал” номинациясендә катнашучы Марина Комарова. 
Дуслык йорты сәхнәсендә катнашучылар татар, рус, удмурт, мари, керәшен, башкорт, үзбәк, казах, әзербәйҗан һәм башкаларның номерларын тәкъдим иттеләр. Чыгышлар концерт киемнәренең зәвыклыгы, оригинальлеге һәм иҗади осталыгы белән аерылып торды. 
– Без Түбән Каманы тәкъдим иттек, “Забавушка” фольклор халык ансамбле катнашучыларыбыз. Тырышып әзерләндек, еш кабатладык, бераз дулкынландык та хәтта, әмма озын көйле “Оч, кошкай” казах җырын башкардык, – диләр Егор Егоров һәм Радмила Куприянова. 
– Безнең рус фольклор коллективы “Миләшкәй” дип атала, Наталья Кекишева җитәкчелегендәге “Фольклор” номинациясендә чыгыш ясыйбыз. Әти Сергей Константинович Бондюг районының Тын Таулар авылында туган, һәм миңа еллар узгач, Менделеевск сәхнәсендә чыгыш ясавы икеләтә күңелле, – дип фикерләре белән уртаклаша Юлия Аполонова. 
Барлык коллективлар да фестивальдә катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр. Оештыручылар хәбәр итүенчә, сайлап алу турын кабул итүче Менделеевск халык уен кораллары һәм милли костюмнар юнәтүгә бүләк сертификаты алачак. Финал Казанда Халыклар бердәмлеге көнекндә 4 ноябрьдә була. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән иң яхшы катнашучылар чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев