Иҗат уңышлары
Түбән Камада узган "Иҗат ит, уйлап тап, сынал" республика конкурс-күргәзмәсендә катнашкан Балалар иҗаты үзәге шәкертләре һәм остазлары төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. "Тукымада рәсем" дигәнендә Анастасия Кривелёваның эше югары бәяләнде. Ул икенче призлы урынны яулады. Кыз Лилия Габдрахманова оешмасында шөгыльләнә. "Пыялада рәсем" һәм "Тукымада рәсем" номинацияләрендә Алёна Яшинага, Юлия Ахуновага өченче...
Түбән Камада узган "Иҗат ит, уйлап тап, сынал" республика конкурс-күргәзмәсендә катнашкан Балалар иҗаты үзәге шәкертләре һәм остазлары төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
"Тукымада рәсем" дигәнендә Анастасия Кривелёваның эше югары бәяләнде. Ул икенче призлы урынны яулады. Кыз Лилия Габдрахманова оешмасында шөгыльләнә. "Пыялада рәсем" һәм "Тукымада рәсем" номинацияләрендә Алёна Яшинага, Юлия Ахуновага өченче урыннар билгеләнде (остазлары Алёна Трошина, Лилия Габдрахманова). Камилла Ахунҗанова әзерләгән йомшак уенчыкка тиңнәр булмады. Ул беренче урынга чыкты (Зәкия Әхмәдуллина). Педагог Эльмира Әхкыямова "Камилеккә омтылышы өчен" номинациясендә билгеләнде. "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр белән шөгыльләнүче Светлана Биктимерова "Оригиналь чишелеш" дип аталган номинациядә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев