Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илебез сәхнәләре күрке

С.Гассар ис. мәдәният сараеның "Шаян" халык хореографик ансамбле коллективы (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Н.Насыйфуллина) "Дельта Волги без границ" Халыкара этносоциаль проект кысаларында Әстерхан шәһәрендә узган "Живая вода" исемле Халыкара халык иҗаты фестивалендә югары дәрәҗәдә башкару осталыгы һәм фестивальдә актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде. Шаянлылар шулай ук Әстерхан өлкәсенең...

С.Гассар ис. мәдәният сараеның "Шаян" халык хореографик ансамбле коллективы (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Н.Насыйфуллина) "Дельта Волги без границ" Халыкара этносоциаль проект кысаларында Әстерхан шәһәрендә узган "Живая вода" исемле Халыкара халык иҗаты фестивалендә югары дәрәҗәдә башкару осталыгы һәм фестивальдә актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде.
Шаянлылар шулай ук Әстерхан өлкәсенең Камызякский районында узган балыкчылар көнендә Рәхмәт хатына ия булдылар. "Сезнең иҗатыгыз - саф сулы чишмә кебек, төрле милләт халыкларының күңелен рухи яктан баета, дәрт һәм илһам өсти, армый-талмый хезмәт итәргә һәм яңа җиңүләр яуларга этәргеч бирә", диелә Рәхмәт хатында.
15 кешедән торган өлкән төркем биючеләре 7-10 июльдә зур сәхнәдә тамашачыга җиде композиция тәкъдим итте: "Барыня", "В распашку", "Шәлләр", "Мәскәү татарлары", "Уфа татарлары", "Гармун" һ. б. биюләрне залда утыручылар көчле алкышларга күмделәр.
- Фестивальдә катнашучы коллективлар составында, нигездә, кызлар. Безнең ансамбльдә егетләр дә булуы күпләрне хәйран калдырды, - ди Н.Насыйфуллина.
Бию - халыкның күпьеллык тарихын, үзенчәлекле кичерешләр дөньясын чагылдыручы иҗат төре. Биюче татар милләтенең иң бөек сыйфатларын күз иярмәслек хәрәкәтләре, ялкынлы күз карашы, башкару осталыгы белән тамашачыга җиткерә. Ансамбльнең җитәкчесе Нәкыя Шамилевнаның бию өлкәсендә эш тәҗрибәсе 35 елдан артык. Фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе - хөрмәтле остаз, тамашачы белән тулы заллар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, дипломнар...
Хореографик ансамбльгә киләчәктә дә иҗади уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Илебез сђхнђлђре књрке