Илнәт авылында "Перкан лийже" исемле мари ашлары регионара фестивале

Халыкара гаилә көне уңаеннан Илнәт авылының мәдәният йорты мәйданында "Перкан лийже" исемле мари ашлары регионара фестивале булды. Анда Әгерҗе, Грахов, Алнаш, Алабуга, Менделеевск районнары, Можга шәһәреннән вәкилләр катнашты. Фестиваль программасы тирән эчтәлекле, бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнде. Алып баручы, район ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева авыл халкы һәм килгән кунаклар...
Халыкара гаилә көне уңаеннан Илнәт авылының мәдәният йорты мәйданында "Перкан лийже" исемле мари ашлары регионара фестивале булды. Анда Әгерҗе, Грахов, Алнаш, Алабуга, Менделеевск районнары, Можга шәһәреннән вәкилләр катнашты.
Фестиваль программасы тирән эчтәлекле, бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнде. Алып баручы, район ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева авыл халкы һәм килгән кунаклар әзерләгән милли ризыклар турында сорашты. Коман мелна, пәрәмәч, кыстыбый һәм башка сый-нигъмәтләр белән өстәлләр сыгылып тора. Һәр делегация үзләренең камыр ашларын тәэмин итте.
Бәйрәм концерты "Эльнет" халык фольклор ансамбле чыгышы белән башлан ды.
Җирлек башлыгы Ростислав Иосифов илнәтлеләрне һәм килгән кунакларны район башлыгы исеменнән гаилә көне белән котлады, бердәм һәм ныклы гаилә - ил терәге булуын ассызыклады.
Халык фольклор ансамбльләре чыгышы, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барган концертның һәр номеры көчле алкышларга күмелде.
Бу көнне бәйрәмгә килүчеләр учакта пешкән балык шулпасы, кайнар чәй һәм төрле төбәкләрдә әзерләнгән милли ризыклардан авыз иттеләр. Язгы кояшлы ямьле көндә ямь-яшел чирәмле мәйданда олысы-кечесе күңел ачты.
- Халыкның борынгыдан килгән гореф-гадәтен, мәдәниятен саклау, үстерү һәм буынннан-буынга җиткерү, тирә-яктагы халыклар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан җирлек территориясендә төрле чаралар оештырыла, әйтергә кирәк, һәркем актив катнаша, - дип белдерде "ТР марийлар милли-мәдәни автономиясе " региональ иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Геннадий Мальгин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.3800
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.4100
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.5000
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.3600
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак3800
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10000
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11200
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.10900
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.4700
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.12300
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17300
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14300
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика