Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Имин булсын дөньялар

9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингтан соң Ленин скверы янында балаларның бәйрәм концерты һәм ветераннар балы булды. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм башка җыр-бию ансамбльләре, солистлар сугыш чоры, тынычлык, бәхетле балачак темаларына багышлап чыгыш ясадылар. Мисал өчен, Владислав...

9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингтан соң Ленин скверы янында балаларның бәйрәм концерты һәм ветераннар балы булды.

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм башка җыр-бию ансамбльләре, солистлар сугыш чоры, тынычлык, бәхетле балачак темаларына багышлап чыгыш ясадылар. Мисал өчен, Владислав Кузнецов, Сирануш Овсепян, Анастасия Миссеева, Гөлия Пшембаева, Ксения Япаева башкарган җырларны менделеевлылар җылы каршы алдылар. "Очарование", "Ассорти", "Шатлык" хореографик ансамбльләренең бию композицияләрен һәркем яратып карады.

Хезмәт ветераннары Әлфия Талыйпова, Розия Бикметова, Роза Йосыпова һәм башкалар бию төркеменә кушылып вальс биеделәр.

- Мин ел да Бөек Җиңү көнендә Менделеевскида булам. Бәйрәм искиткеч, елдан-ел яхшырак оештырыла, шәһәр дә матурлана, төзекләндерелә. Әтием Александр Фомин сугышта катнашты. Туганым Советлар Союзы Герое Михаил Фомин белән горурланам. Украинада аның истәлегенә бюст урнаштырылган, шулай ук урам исеме дә бар. Без, 1973 елгы чыгарылышлар ел саен 9 май көнне остазларыбыз, мәгариф ветераннарын котлыйбыз. Бүген Валентина Веревкина янына барачакбыз. Кызганыч, шәһәрнең почетлы гражданины Владимир Георгиевский вафат. Сугыш чоры балалары кичергән газапларны безнең балалар, оныклар күрергә язмасын, бүген барлык кешеләр күңелендә бер генә теләк - имин генә булсын дөньялар, - дип тәэсирләре белән уртаклашты якташыбыз Юрий Александрович Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Балалар концерты Менделеевскяңалыклары