Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җир гүя кисәтә, аны саклау безгә васыять...

    Вәсилә Мортазина 3 нче мәктәп укытучысы Анна Орлова язган шигырьдән бу юллар XII район халык иҗаты фестивалендә мәгариф хезмәткәрләре концертының девизы булды. "Юность" район мәдәният йорты фойесында теләгән кешегә декоратив-гамәли иҗат үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Чара Җир планетасы турында видеофильм белән башланды. Коррекция мәктәбе педагоглары үз чыгышларын иҗади якын...

    Вәсилә Мортазина
    3 нче мәктәп укытучысы Анна Орлова язган шигырьдән бу юллар XII район халык иҗаты фестивалендә мәгариф хезмәткәрләре концертының девизы булды.
    "Юность" район мәдәният йорты фойесында теләгән кешегә декоратив-гамәли иҗат үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Чара Җир планетасы турында видеофильм белән башланды.
    Коррекция мәктәбе педагоглары үз чыгышларын иҗади якын килеп әзерләгәннәр, мода буенча киенгән әби-бабайлар биегән шаян композиция Тын Тау бистәсе көнкүрешен тасвирлады. Әйтерсең, педагоглар өчен мөмкин булмаган эш юк: коммуналь хезмәткәрләрнең униформасын кигән егетләр брейк-данс биеде, Җамалиевларның гаилә дуэты (1 нче мәктәп) агачлар турында җыр башкарды, 7 нче мәктәп вәкилләре "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек куйды, Фәния Фәррахова һәм Алия Әхмәтгәрәева үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
    Авыл мәктәпләре коллективлары да фестивальдә актив катнашты. Татар, мари, удмурт, рус телләрендә җырлар яңгырады. Эльвира Абрамова (10 нчы балалар бакчасы), Ольга Камашева (Иске Гришкин мәктәбе), Олеся Ибраһимова (13 нче балалар бакчасы), Валера Замятин (6 нчы балалар бакчасы), Людмила Гинниатуллина (8 нче балалар бакчасы), Айгөл Иванова (Песәй мәктәбе), Тамара Абрамова (Илнәт мәктәбе), Гөлнар Төхвәтова (7 нче балалар бакчасы), Марианна Кузнецова (1 нче мәктәп) башкарган җырларны тамашачы яратып кабул итте.
    6 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре язгы наз белән сугарылган музыкаль композиция әзерләгән. 1 нче гимназиянең педагогик коллективының шәмнәр белән биюе тамашачыны таң калдырды.
    "Радуга дождя", "Чудо-земля", "Взгляни на эту землю с высоты" - балалар бакчалары ансамбльләре башкарган бу җырлар халык иҗаты фестивале темасына тәңгәл килде. Бәзәкә мәктәбе укытучылары әзерләгән "Студент һәм профессор" сәхнә күренеше концертның бизәге булды. Кичәне алып баручы Рөстәм Зарипов (иҗат үзәге) авторлык җырын башкарды. "Очарование" коллективы шәкертләре "Салават күпере" хореографик композициясен бүләк иттеләр.
    Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Зырянова һәм концертны алып баручы Линиза Исмәгыйлова катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: