Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Җирдәге эзләр"

    Үзешчән шагыйрь Д.П.Кожановның узган чираттагы җыентыгын тәкъдир итү кичәсе шундый исем астында китапханәдә узды. Шагыйрьнең күп әсәрләре Ватан, аның белән тирән бердәмлек һәм тормышта үз урыны турында уйлануларга багышлана. Дмитрий Петровичның шигырьләрендә Россиянең гасырлык тарихы, крепостной хокук вакыты, күчеп килүчеләрнең җирне үзләштерүе, авылның бүгенге торышы сүрәтләнә. Аларда шагыйрьнең гражданлык позициясе,...

    Үзешчән шагыйрь Д.П.Кожановның узган чираттагы җыентыгын тәкъдир итү кичәсе шундый исем астында китапханәдә узды.
    Шагыйрьнең күп әсәрләре Ватан, аның белән тирән бердәмлек һәм тормышта үз урыны турында уйлануларга багышлана. Дмитрий Петровичның шигырьләрендә Россиянең гасырлык тарихы, крепостной хокук вакыты, күчеп килүчеләрнең җирне үзләштерүе, авылның бүгенге торышы сүрәтләнә. Аларда шагыйрьнең гражданлык позициясе, тарихта шәхеснең ролен билгеләве турында языла. Казанда узган Бөтендөнья студентлары универсиадасы чагылыш таба, аның уты Менделеевск һәм Чаллы шәһәрләре аша уза.
    Шагыйрь тормыш сукмаклары кисешкәндә очраган кешеләр, Чаллы төзелешендә катнашучылар, аның җитәкчеләре турында якты истәлекләрен шигъри юлларга сала. Дмитрий Петрович тормышны ярата, хатын-кыз образына табына, аналарны хөрмәт итә, хатын-кыз матурлыгына соклана һәм аны югары бәяли. Җыентыкта мәхәббәт, яшьлек хисләре, узган үсмер еллары турында үтемле хатирәләренә багышланган лирик шигырьләр күп.
    Дмитрий Петрович әсәрләренә сөйләм теленең образлыгы хас, шагыйрьнең бай тәҗрибәсе сизелә. Аның поэзиясе беркемне дә битараф калдырмый. Дмитрий Петровичның җирдәге эзе лаеклы. Аның дус һәм тату гаиләсе, йорты, менә дигән бакчасы бар.
    Шагыйрь белән очрашу Дмитрий Петровичның тормыш һәм иҗат юлы, туган авылы - Ык Тамагы турында "Җирдәге эзләр" кинофильмыннан җырга салынган видеоклип белән аралаштырылды, китапханәчеләр һәм автор үзе башкаруында шигырьләр яңгырады.
    А.Попова,
    балалар белән эшләү буенча директор урынбасары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: