Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Иске Яңа елны бергәләп"

Шундый исемле чара Ижёвка авылы мәдәният йортына кечесен дә, өлкәнен дә җыйды. Учреждение директоры Алла Затирко һәм авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарёва һәркемгә котлаулар, Ат елында имин, мул, тыныч тормыш теләделәр. Яңа ел бәйрәме "иске" булса да, Кыш бабай (Фёдор Судаков) һәм Кар кызыннан (Фәнисә Нургалиева) башка узмады. Алып баручы...

Шундый исемле чара Ижёвка авылы мәдәният йортына кечесен дә, өлкәнен дә җыйды.
Учреждение директоры Алла Затирко һәм авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарёва һәркемгә котлаулар, Ат елында имин, мул, тыныч тормыш теләделәр. Яңа ел бәйрәме "иске" булса да, Кыш бабай (Фёдор Судаков) һәм Кар кызыннан (Фәнисә Нургалиева) башка узмады. Алып баручы сәнгать җитәкчесе Фәнисә Нургалиева игълан иткән концерт номерлары көчле алкышлар белән озатылды. Ижёвкалылар яратып өлгергән "Вечёрушка" халык җыры ансамбле (җитәкчесе Людмила Галкина) моңлы көйләр белән сөендерде. Мәдәният йортында уңышлы эшләп килүче "Конфетти" (Ксения Веклич), "Колибри" (Фәнисә Нургалиева) хореография коллективлары яңа композицияләр тәкъдим иттеләр. Солистлар Александр Гоголев, Евгения Тарасова, Александр Романов чыгышларыннан соң залдагылар дискотека түгәрәгенә чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск концерт Менделеевск яналыклары