Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Исән чагында кадерне белү мөһим

    23 октябрьдә район музееның Хәрби дан залында күренекле шәхес Борис Пастернакны искә алуга багышланган "Свеча горела на столе" исемле әдәби кичә булды. Нәкъ 55 ел элек Пастернак үзенә Нобелев премиясе билгеләнү турында белә. Әлеге чарада туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләре тарихчылары, оешма җитәкчеләре, гомумән, язучы, прозаик шагыйрь, тәрҗемәче иҗатын яратучы,...

    23 октябрьдә район музееның Хәрби дан залында күренекле шәхес Борис Пастернакны искә алуга багышланган "Свеча горела на столе" исемле әдәби кичә булды. Нәкъ 55 ел элек Пастернак үзенә Нобелев премиясе билгеләнү турында белә. Әлеге чарада туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләре тарихчылары, оешма җитәкчеләре, гомумән, язучы, прозаик шагыйрь, тәрҗемәче иҗатын яратучы, танучылар катнашты.Алып баручы Ольга Первина җыелганнарны сәламләп, каминдагы шәмне яндырды.
    - Безнең кунакханәдәге шәм - ул мәңгелек, кабатланмас, иҗади шәхес эшләгән һәм иҗат иткән, яшәгән вакыт белән тыгыз элемтәдә булу, берләшү символы, - диде ул һәм аның сүзләрен хуплап Пастернак сүзләренә Радик Ахунҗанов башкаруында "Свеча горела на столе" исемле җыр яңгырады.
    Кичә барышында Борис Леонидович иҗатын бәяләүчеләр аның музыкага салынган шигырьләрен тыңладылар, үзара әңгәмә кордылар, әсәрләренең эчтәлеге турында фикерләре белән бүлештеләр.
    Клавдия Смирнова, Альбина Попова, Рөстәм Гафаров, Елена Алиева һ.б.лар кызыклы фикерләрен җиткерделәр. Владимир һәм Тимур Аничкиннар башкаруында "Во всём мне хочется дойти до самой сути..." исемле Пастернак сүзләренә җыр яңгырады. Җирле шагыйрь Радик Ахунҗанов аңа үзенең шигырен багышлады.Музей меценаты Илсөяр Гөбәйдуллина Пастернак тормышыннан Бондюг белән бәйле тарихи кызыклы мәгълүматлары белән уртаклашты.
    - Мин үзем аның әсәрләренең тирән мәгънәсенә төшендем. Ул мине анализларга, чагыштырырга, уйланырга мәҗбүр итә. Һәрдаим алар белән танышканда, мин аның характеры, уй-фикерләренең яңа якларын ачам. Пастернак әсәрләрен, кулга карандаш тотып укырга кирәк, шул вакытта сез үзегез өчен файдалы мәгълүмат алырсыз дип ышанам. Кызганыч, андый кешеләрне исән чагында кадерләмиләр. Бүген музей хезмәткәрләре искиткеч кешегә, рухи яктан бай, җирдә җуелмас эз калдырган, аның иҗаты белән танышучыларның йөрәк һәм акылларын тетрәндерерлек шәхеснең Нобелев премиясен билгеләү юбилее уңаеннан беренче мәртәбә Борис Леонидовичның талантын яратучылар (хуплаучылар) белән бу истәлекле вакыйганы билгеләп үтү өчен җыелдылар.
    Район музее үсешенә өлеш керткән, актив томыш позициясе белән яшәгәне өчен РТ дәүләт советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров Илсөяр Хәбибулловнага чәчәк букеты бүләк итте.
    Лариса Кривилёва

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: