Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Изге җиргә сәяхәт

Мәктәп һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең бер төркем педагоглары Болгар музей - тыюлыгында булып кайтты. Изге җиргә экскурсияне район мәгариф идарәсе оештырды. Уңайлы автобуста биш сәгать барганнан соң, без билгеләнгән урынга килеп җиттек. Кояшлы аяз көн, Иделдән искән саф җил күңелне күтәрә, тизрәк легенда һәм риваятьләр дөньясына күмелергә этәрә. Заманча Болгар...

Мәктәп һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең бер төркем педагоглары Болгар музей - тыюлыгында булып кайтты.
Изге җиргә экскурсияне район мәгариф идарәсе оештырды. Уңайлы автобуста биш сәгать барганнан соң, без билгеләнгән урынга килеп җиттек. Кояшлы аяз көн, Иделдән искән саф җил күңелне күтәрә, тизрәк легенда һәм риваятьләр дөньясына күмелергә этәрә.
Заманча Болгар җире - ул зур булмаган шәһәрлек, анда XIII-XIV гасыр һәйкәлләре урнашкан. Собор мәчете панорамасы матурлыгы белән таң калдырды, аннан туристлар юлы төньяк һәм көнчыгыш мавзолейларга илтә, аларның эчендә кече архитектура һәйкәлләре урнашкан. Борынгы шәһәрлекнең иң мөһим корылмасы - зур манара.
Хан сарае үзенең киңлеге белән гаҗәпкә калдырды. Барысы да зур кызыксыну белән экскурсия алып баручының кара палата, алтын чәчле гүзәл кыз турында сөйләвен тыңлады. Габдрахман коесы әле дә булса шифалы сыйфатларын югалтмаган. Су ярдәмендә хан кызы терелә, аннан соң идарә итүче һәм аның кул астындагы кешеләр Ислам динен кабул итә.
Истәлек билгесен карау зур тәэсир калдырды, анда кыйммәтле ташлар белән бизәлгән дөньяда иң зур басма булган - Коръән китабы саклана.
Бу көнне хан күмелгән урын - төрбә, ак палата, Успен чиркәве, девалаучы йорты, һөнәри остаханә, икмәк музее, кече манарада булдык. Риваятьләрдән билгеле булганча, бормалы таш баскычның 40 басмасыннан өскә менгән кешенең 40 гөнаһысы кичерелә. Безнең педагоглар арасында да иң өске баскычка менеп, изге теләкләрен теләүчеләр табылды.
Изге Болгар җирендә өч тапкыр булган кеше хаҗ сәяхәтендә булганга тигезләшә диләр халык арасында. Дүрт сәгать сизелми дә үтте. Без истәлекле сувенирлар һәм теләкләребез гамәлгә ашар дигән өмет белән тарихи урыннан кайтырга кузгалдык.
Галина Легошина, 2 нче балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Болгармузей тыюлыгында