Изге Троица балкышында
3 июньдә кунакчыл Менделеевск җирендә "Изге Троица балкышында" дип исемләнгән икенче республика керәшен мәдәнияте фестивале узды. Иске Гришкин авылы янындагы матур табигатьле яшеллеккә күмелгән алан массакүләм чараны үткәрү урыны итеп билгеләнде. Иртә таңнан анда җанлылык сизелде. - Бу якты бәйрәм көнендә минем якташларымның йортларында күпләп кунак җыела. Троица - халкыбызның...
3 июньдә кунакчыл Менделеевск җирендә "Изге Троица балкышында" дип исемләнгән икенче республика керәшен мәдәнияте фестивале узды.
Иске Гришкин авылы янындагы матур табигатьле яшеллеккә күмелгән алан массакүләм чараны үткәрү урыны итеп билгеләнде. Иртә таңнан анда җанлылык сизелде.
- Бу якты бәйрәм көнендә минем якташларымның йортларында күпләп кунак җыела. Троица - халкыбызның яраткан бәйрәмнәренең берсе. Аның килүе җәй башлану, табигать җанлану белән билгеләнә. Изге китапта язылганча, Троица - уртак шатлык һәм берләшү көне, - дип фикере белән уртаклаша авылда яшәүче Валерий Чернов.
Иртәнге 10 сәгатькә төрле чәчәкле-үләнле аланда халык күпләп җыелды. Фестивальдә катнашу өчен Татарстанның һәм Удмуртиянең унбер шәһәреннән һәм районыннан 200 делегат килде.
Бәйрәм тантанасы төрле район вәкилләре парады белән ачылды. Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Балтач, Грах районнары, Түбән Кама һәм Казан фольклор ансамбльләре колоннага тезелде.
Һәркайсының кулында - Троица символы - каен агачы ботагы.
Артистларның төрле төстәге костюмнары күзләрне камаштыра. Тамашачы фольклор ансамбльләр чыгышын көчле алкышларга күмде, алар арасында "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле дә булды.
Импровизацияләнгән сәхнәдән җыелганнарны сәламләп, алып баручылар Виктор Никифоров һәм Галина Бармакова район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Приваловны микрофон янына чакырдылар.
- Троица - төрле милләт халыкларын рух күтәренкелеге ярдәмендә берләштерүче гасырлардан килгән традиция. Киләчәктә дә күмәк йортыбызда дуслык һәм иминлек булсын.
Республика керәшен җәмгыяте рәисе Людмила Белоусова котлауларга кушылды.
"Шаян", "Кристалл", "Бигәш" коллективларының яшь артистлары үз чыгышларында элеккеге йолалардан өзекләр күрсәттеләр.
Шул вакытта уңдырышлы авыл җирлегендә яңгыр сибәли башлады.
- Изге Троица көнендә яңгыр яуса, уңыш мул булыр диләр иде әти-әниләр, - дип бүлешәләр ирле-хатынлы Людмила һәм Валерий Мокеевлар.
Мәйданда уеннар һәм ярышлар да оештырылды.
5 нче сыйныф укучысы Антон Миронов капчык сугышында җиңде. 11 нче сыйныфтан Артур Йосыпов беренче омтылышта ук баганага менеп, әтәчне алды. Ике егет тә Иске Гришкин мәктәбендә укыйлар.
Шоу карарга яратучылар "Керәшен гүзәле" конкурсын мавыгып һәм зур кызыксыну белән күзәттеләр. Киеренке ярыш барышында Балык Бистәсе кызлары җиңү яулады. Якташыбыз Анжелика Комарова икенче урынга чыкты.
Дипломнар һәм бүләкләр тапшыру чараның кульминациясе булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 15:59«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.2700
-
27 гыйнвар 2021 - 10:42Песәйдә укучылар Бөек Ватан сугышы чорын искә алдылар 2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.3900
-
27 гыйнвар 2021 - 10:41Песәйлеләр Кукмарада «Итекле хоккей» районара турнирында катнаштылар — Хоккей уенын балачактан яратам, тик кайчандыр үзең бу уенда катнашырсың дисәләр, кычкырып көләр идем, — дип яза Песәйдән Фирдәвес Рәхмәтуллина. —Моңа кадәр хыялда гына булган теләк 25 нче гыйнвар көнне чынга ашты.2800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.4900
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка» Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика