Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ижминводы” талантларга бай

Директор Айдар Садыйков җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаториеның медицина хезмәткәрләре һәм техник персоналы ял итүчеләрне XIII район халык иҗаты фестивале кысаларында бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландырды. - Айдар Рөстәмович ярты ел элек кенә җитәкче вазифасына билгеләнүгә карамастан, район традицияләрен саклауга ныклы игътибар бирә. Репертуар әзерләү, костюмнар тегү, репетицияләр оештыруда үзешчән артистларга...

Директор Айдар Садыйков җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаториеның медицина хезмәткәрләре һәм техник персоналы ял итүчеләрне XIII район халык иҗаты фестивале кысаларында бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландырды.
- Айдар Рөстәмович ярты ел элек кенә җитәкче вазифасына билгеләнүгә карамастан, район традицияләрен саклауга ныклы игътибар бирә. Репертуар әзерләү, костюмнар тегү, репетицияләр оештыруда үзешчән артистларга каршылыклар булмады, - диләр журналистлар белән очрашкан баш табиб урынбасары Наил Садыйков һәм ялны оештыру службасы мөдире Фәридә Коростелёва.
Халык залда урын алганчы, фойедагы декоратив-гамәли күргәзмә белән танышты.
- Бу җирле кул эшләре остасы, рәссам-дизайнер Ольга Пашининаның иҗат җимешләре. Ул агачтан кисеп эшләү, әвәләү, тегү, бәйләү техникасын камил белә. Теләсә нинди иҗади эшне башкарып чыгарга сәләтле.
Андыйлар турында "Остадан эш курка" диләр, - дип сөйли Наил Гарәфиевич.
Концертны алып баручылар Фәридә Коростелёва һәм Анна Прохоренко ачтылар.
Сәхнәдә "Талантлар ярминкәсе" җәелдерелә, аның төп герое - купец егет (Александр Гоголев). Ул "Ижминводы"га халык талантларын эзләп килә һәм аларның бихисап булуына инана.
Алыштыргысыз солистлар Людмила Морозова, Сания Шәймөхәмәтова, Татьяна Коняева, Евгения Тарасова, Александр Романов, Рамил Дәүләтшин, Алия Галләмова тамашачыны вокал чыгышлары белән әсир иттеләр. Людмила Морозова һәм Александр Романов, Люзия Җиһаншина һәм Рамил Дәүләтшин дуэтлары алкышларга күмелде.
Фәридә Коростелёва һәм Гүзәлия Гыйльметдинова ничәнче ел рәттән дикторлык осталыкларын дәлиллиләр.
Зал Пономарёвларның гаилә триосын җылы каршылады. Валентина Пономарёва һәм тәрбиягә алган уллары башкаруында "Туган йорт" җыры тамашачының күңел кылларын тибрәтте. Алнаш районыннан "Певучие девчата" ансамбле чыгышы уңай тәэсирләр калдырды.
- Без һәр көнне вахта автобусы белән курортка эшкә киләбез. Юлда җырлап йөри торгач, ансамбль оешты, - диләр кызлар концерттан соң.
Тәҗрибәле остаз Нәкыя Насыйфуллина әзерләгән бию композицияләре һәм юмористик сәхнә күренешләре концерт программасының бизәге булды.
Тамашачы артистларны озак алкышлады. Ял итүчеләр оештыру-масса эшләренә иҗади якын килүләре, ялны яхшы итеп оештырулары өчен санаторий коллективына рәхмәт белдерделәр.
Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижминводы Фестивале