Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Камай – Әгерҗе: мәдәни чикләрне киңәйтеп

Чәршәмбе көнне Камай авыл клубы кунаклар - Әгерҗедән бай эчтәлекле концерт программасы белән үзешчән артистлар кабул итте. - 35 кеше - җырчылар, биючеләр килде, - диде җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов. Концерт Виктор Власов башкаруында патриотик «Бердәм Россия» җыры белән башланды. Камайлылар Лиана Алавердова, Ләйсән Тимуршина, Баязит Ахунов, Ләйсәния Нурмөхәммәтова, Наил...

Чәршәмбе көнне Камай авыл клубы кунаклар - Әгерҗедән бай эчтәлекле концерт программасы белән үзешчән артистлар кабул итте.
- 35 кеше - җырчылар, биючеләр килде, - диде җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов.
Концерт Виктор Власов башкаруында патриотик «Бердәм Россия» җыры белән башланды. Камайлылар Лиана Алавердова, Ләйсән Тимуршина, Баязит Ахунов, Ләйсәния Нурмөхәммәтова, Наил Таҗиев, We Dance бию төркеме, «Инвис» удмурт фольклор ансамбле чыгышларын көчле алкышладылар.
- Кара әле, «Катюша»ны удмурт телендә җырладылар! - дип тәэсирләре белән бүлеште тыл һәм хезмәт ветераны Асия Тимершина. - Минем үсмер чагым сугыш елларына туры килде, без ул вакытларда да җырдан аерылмадык.
Программа шулай ук патриотик рухта - «Без булдырабыз! Без бергә!» композициясе белән тәмамланды.
Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева әгерҗелеләргә рәхмәт белдерде, Менделеевск артистларының да концерт-бүләк әзерләячәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яңалыклары Концертбүләк