Казан кунаклары коллективларга бәя бирде
"Юность" район мәдәният йортында җомга көнне теләге булган менделеевлыларга фольклор коллективлар чыгышын тамаша кылу мөмкинлеге бирелде, анда 12 иҗат берләшмәсе "халык" ансамбле исемен раслады. Һәр коллектив үз программасын әзерләде, анда вокаль-хореографик композицияләр, йолалар, традицияләр, милли бәйрәмнәргә багышланган сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. Мисал өчен, "Бигәш" ансамбле тамашачыга - борынгы туй йоласы,...
"Юность" район мәдәният йортында җомга көнне теләге булган менделеевлыларга фольклор коллективлар чыгышын тамаша кылу мөмкинлеге бирелде, анда 12 иҗат берләшмәсе "халык" ансамбле исемен раслады.
Һәр коллектив үз программасын әзерләде, анда вокаль-хореографик композицияләр, йолалар, традицияләр, милли бәйрәмнәргә багышланган сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. Мисал өчен, "Бигәш" ансамбле тамашачыга - борынгы туй йоласы, "Возжайка" - армиягә озату, ә "Теремшур" ансамбле халык уеннары күрсәтте.
- Мондый исемне яклаулар биш елга бер уздырыла. Башта - авыл, аннан шәһәр коллективлары чыгыш ясый, - дип сөйли РМЙ методисты Людмила Белова.
Римма Никандровна Андреева "Элнет" ансамблен хупларга килгән. Аның белән рәттән Маргарита Михайловна Лупова "Памаш" өчен җан ата, чөнки аның составында килене чыгыш ясый.
- Бүген безнең халык җырлары тыңларга, милли киемнәрне карап сокланырга мөмкинлегебез булды, - диләр пенсионерлар.
Ветераннар хоры, "Тихоновские зори", "Талларым", "Былина" һ.б. ансамбльләр бер-берсен алмаштырып, чиратлашып сәхнәгә чыгалар. Һәркайсының үз характеры, үзенчәлеге, иҗади якын килүе сизелә.
Жюри составында традицион мәдәният үсеше республика үзәге директоры урынбасары, "халык" исеме бирү буенча художество советы рәисе, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахманов һәм композитор, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР композиторлары берлеге әгъзасы Риф Гатауллин булды. Һәр коллектив чыгышыннан соң, анализ ясалды, җитәкчеләре һәм катнашучылары белән әңгәмә корылды, кимчелекләр һәм теләкләр әйтелде.
Венера Әмирова
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә1900
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.800
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.10800
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11700
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде13700
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12200
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.12600
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.7600
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.17900
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде13700
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика