Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кечкенә Мистер һәм Мисс

Шимбә көнне Балалар иҗаты үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында "Кечкенә Мистер һәм Мисс" район бәйгесе узды. - Безнең максат - балаларның иҗади сәләтләрен, инициативаларын үстерү һәм һәр катнашучы өчен уңыш мохите булдыру, - диде чараны оештыручы һәм алып баручы Нәзирә Волкова. Залның алкышлавы астында сәхнәгә катнашучылар күтәрелде: Алсу Йосыпова һәм Тимур...

Шимбә көнне Балалар иҗаты үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында "Кечкенә Мистер һәм Мисс" район бәйгесе узды.



- Безнең максат - балаларның иҗади сәләтләрен, инициативаларын үстерү һәм һәр катнашучы өчен уңыш мохите булдыру, - диде чараны оештыручы һәм алып баручы Нәзирә Волкова.
Залның алкышлавы астында сәхнәгә катнашучылар күтәрелде: Алсу Йосыпова һәм Тимур Краснопёров (10 нчы балалар бакчасы), Анастасия Поспелова һәм Никита Мурин (6 нчы), Эмилия Шиһапова һәм Рүзәл Гурчиани (8 нче), Элина Фәйзуллина һәм Тимур Гәрәев (7 нче), Алинә Нуретдинова һәм Нәзил Әхмәтшин (Бәзәкә балалар бакчасы).
Балалар "Әйдәгез, танышыйк", "Мин - иҗатчы", "Минем котлауларым", "Талантлар йолдызлыгы" конкурсларында осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар.
Һәр катнашучының чыгышы җылы һәм шатланып каршы алынды, чөнки тамашачылар - ата-аналар, тәрбиячеләр һәм дуслары иде.
- Без катнашучыларны хупларга гаиләбез белән килдек, - ди 10 нчы балалар бакчасының төркем ата-аналар комитеты рәисе Наталья Мочихина. - Бәйгегә тырышып әзерләндек һәм уңышка исәп тотабыз.
Конкурсантлар, үзләре турында шигъри формада, мультимедия презентацияләре, оригиналь кул эшләре ярдәмендә, артистизмнарын һәм балаларча самимилекләрен эшкә җигеп сөйләп, жюрины әсир иттеләр.
Балаларның әзерләгән номерларын тырышып башкаруларына да, әти-әниләрнең аларга көч биреп утыруларына да эмоцияләрсез карап булмый иде.
- Әти-әниләрнең бу вакыйгага зур энтузиазм белән әзерләнүләрен билгеләргә кирәк, - ди 7 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина. - Минем фикеремчә, бәйгедә иң мөһиме җиңү түгел, катнашучыларның процессның үзеннән алган канәгатьлек хисләре.
Нәтиҗәдә жюри карары буенча Мистер һәм Мисс титулы Алсу Йосыповага һәм Тимур Краснопёровка бирелде. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар, дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Район бђйгесе