Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелле ял иттеләр

Песәй авылы үзешчәннәре Алнаш районының Бакыр заводы мәдәният йортында тулы аншлаг белән ял концерты оештырды. Гүзәлия Гаффарова алып барган җыр-моң кичәсе юмор, сәхнәләштерелгән тамаша, нәфис сүз, җыр-биюләргә бай булды, чыгышлар бер-берсеннән күптөрлелеге белән аерылып торды. Солистлар Нәфисә Насретдинова, Сабира Гыйльфанова, Гүзәлия Гаффарова, Нурания Гыйзәтуллина, Зоя Шәйхетдинова, Гөлнар Ситдыйкова, Фәридә Садриева,...

Песәй авылы үзешчәннәре Алнаш районының Бакыр заводы мәдәният йортында тулы аншлаг белән ял концерты оештырды.
Гүзәлия Гаффарова алып барган җыр-моң кичәсе юмор, сәхнәләштерелгән тамаша, нәфис сүз, җыр-биюләргә бай булды, чыгышлар бер-берсеннән күптөрлелеге белән аерылып торды.
Солистлар Нәфисә Насретдинова, Сабира Гыйльфанова, Гүзәлия Гаффарова, Нурания Гыйзәтуллина, Зоя Шәйхетдинова, Гөлнар Ситдыйкова, Фәридә Садриева, Ләйсән Зыятдинова тамашачыны моңлы тавышлары белән әсир иттеләр, аеруча Ришат Кабиров башкарган җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Уен-көлке, җор сүзләр белән үрелеп барган чарадан залдагылар канәгать калдылар. "Дуслык" ансамбле чыгышы һәркемне үзара дус-тату яшәргә өндәп кичәне тагын да ямьләндерде.
Концертны музыкаль яктан оста гармунчы Рафаэль Кабиров бизәде.
Алнаш халкы күңелләренә рухи азык биргән песәйлеләргә ихлас рәхмәт белдерде, кабат килергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Песәй авылы