Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...”

Каләм тибрәтүче сәләтле балаларның "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе утырышы Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә багышланды. Гыйнварда Разил Исмәгыйлович 65 яшен билгеләде. - Р.Вәлиевнең бер канаты - иҗат, икенчесе - сәясәт. Ул татар милләте үсешенә бәһасыз өлеш керткән әдип, аның биографиясенә күз салу...

Каләм тибрәтүче сәләтле балаларның "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе утырышы Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә багышланды. Гыйнварда Разил Исмәгыйлович 65 яшен билгеләде.


- Р.Вәлиевнең бер канаты - иҗат, икенчесе - сәясәт. Ул татар милләте үсешенә бәһасыз өлеш керткән әдип, аның биографиясенә күз салу моңа дәлил, - дип сүзен башлады чараны әзерләп уздыручы татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова.
Авторның ун шигырь китабы чыккан, ә күңел кылларын тибрәтүче, җиңел моңлы әсәрләре җырларга салынган. Алар халык арасында бик популяр. Шуларның берничәсен Асылъяр, Р.Миндияр башкаруында тыңлау, актер Ф.Җиһаншинның "Әнкәйгә хат" шигырен укуы һәркемнең күңеленә хуш килде. Җирле шагыйрь, җырчы Радик Ахунҗанов юбилярның бер шигыренә музыка язган һәм аны гитарада уйнап башкарды. Радик Галимҗанович киләчәктә дә шагыйрьнең тирән фикерле иҗатына мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
Тәрҗемә эшендә дә, драма әсәрләре язуда да, нәфис сүз остасы буларак та чыгыш ясавы Р.Вәлиевнең күп кырлы талант иясе икәнен күрсәтә. Аның иҗаты М.Җәлил, Г.Тукай премияләре белән билгеләнгән, РФнең, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Җиденче мәктәп укучылары татар теле мөгаллиме Минзилә Галимуллина ярдәмендә авторның шигырьләрен яттан сөйләргә әзерләнгәннәр. "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Розалия Абдуллина балаларны "Кызыклы грамматика" биремнәрен үтәргә чакырды һәм яшь каләм тибрәтүчеләрне китап укырга, фикерләү дәрәҗәсен үстерергә өндәде. Үзәк китапханә хезмәткәре Әлфия Ермакова укучыларны үзәк китап мәгарәсенә чакырды һәм татар телен яратып өйрәнүчеләргә мактау сүзләре җиткерде. Чираттагы очрашулар җирле шагыйрьләр иҗатын яктыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары "Бђллњр чишмђ"

2
X