Кешеләр шатлыгына үссеннәр
1154
0
0
Бусагада инде көз, ә кайбер йортлар ишегаллары, предприятиеләр территорияләре әле дә күз явын алырлык чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр белән сокландыра. Безнең корреспондент Татьяна Ясәвиева шәһәрдәге иң матур клумбаларны барлады, аларның авторлары белән аралашты. Мария Петрова һәм Роза Мягких Профсоюзная урамындагы 4 нче йорт территориясен ел саен яшелләндерәләр. - Чәчәкләр үстерү...
Бусагада инде көз, ә кайбер йортлар ишегаллары, предприятиеләр территорияләре әле дә күз явын алырлык чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр белән сокландыра. Безнең корреспондент Татьяна Ясәвиева шәһәрдәге иң матур клумбаларны барлады, аларның авторлары белән аралашты.
Мария Петрова һәм Роза Мягких Профсоюзная урамындагы 4 нче йорт территориясен ел саен яшелләндерәләр.

- Чәчәкләр үстерү минем яраткан шөгылем, - ди Мария ханым. - Аеруча көзге салкыннарга кадәр чәчәк ата торганнарына өстенлек бирәм. Күршем Роза Мягких хризантема утыртты. Аларны күңел биреп тәрбиялим, кешеләр шатлыгына үссеннәр. Без подъездда да өйдәге сыман матур һәм уңайлы булуына омтылабыз.
Чынлап та, тәрәзә төбендәге гөл чүлмәкләрендә, матурлык өстәп, яраннар үсә.
Хезмәт урамының 9 нчы йортында Рәйсә Исакова, Флера Мөхәмәдиева, Светлана Фәйзрахманова ишегалларын зур теләк белән бизиләр. Биредә төрле төстәге дәлия, гладиолус, алтын чәчәк, циннияләр күзләрне иркәли. Экзотик канә уты (клещевина) субтропиклар атмосферасы тудыра.

- Киләсе җәйгә орлыклар җыябыз, - дип сөйли Светлана Фәйзрахманова, ике кап орлык күрсәтеп.
"Скарлетт" кибете янындагы зур булмаган территорияне чәчәклек алып тора. Андагы хоста, астильба, очиток, флокс һәм чалмалар гармоник композиция тәшкил итә.
Мондый матурлыкны чәчәкләр яратучы кибет директоры Резедә Прокофьева булдырган. "Рандеву" кафесы янәшәсендәге чәчәк түтәле дә күз явын алырлык.
Һәрвакыттагыча, 1 мәктәп янындагы мәйдан биология укытучысы Сафура Гафиятуллина тырышлыгы белән чәчәкләргә күмелгән. Яңа бина территориясен георгин, петуния, цинния, бәрхетләрдән төрле төстәге алан бизәгән.
- Шәһәребезне күркәм бакча итәсе иде, - дип хыяллана Сафура Бакиевна.
Әйтергә кирәк, өченче мәктәп тә чәчәкле бизәлеш ягыннан коллегаларыннан калышмый.
"Ижминводы" санаториенда ял итүчеләр искиткеч ландшафт дизайны - хайваннар кыяфәтендә чәчәк скульптуралары белән хозурланалар.
Битараф булмаган кешеләрнең инициативасын предприятиеләр, йорт комитетлары һәм барлык шәһәр халкы да хупласын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 апрель 2021 - 11:20Менделеевлылар һөнәри укый алалар Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт яклавы турында программа белән таныштырды.2600
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6900
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.8200
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.9400
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.8400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.8600
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.9600
-
22 апрель 2021 - 11:21Татарстанның икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Менделеевск районында булдыларДелегация җитештерү мәйданчыкларында булды, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты һәм алар белән аралашты.2700
-
22 апрель 2021 - 11:17Гадәттән тыш хәлләрдә яңа техника ярдәмгә киләчәк«Аммоний» АҖнең 79 нчы янгыннан коткару бүлегенә техника алынды.2500
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84