Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кибет супермаркеттан нәрсәсе белән аерыла

    6 июнь - Рус теле көне, ул бөек рус шагыйре Александр Пушкин туган көнне билгеләп үтелә. Без менделеевлылар белән яраткан укытучылары, укыту проблемалары, телнең чисталыгы турында әңгәмә кордык. Надежда Пахомова, экономист: - Бу көнне рус теле укытучыларының һөнәри бәйрәме дип тулы хокук белән атарга була. Беренче мәктәп педагоглары Раиса Григорьевна...

    6 июнь - Рус теле көне, ул бөек рус шагыйре Александр Пушкин туган көнне билгеләп үтелә.
    Без менделеевлылар белән яраткан укытучылары, укыту проблемалары, телнең чисталыгы турында әңгәмә кордык.
    Надежда Пахомова, экономист:
    - Бу көнне рус теле укытучыларының һөнәри бәйрәме дип тулы хокук белән атарга була. Беренче мәктәп педагоглары Раиса Григорьевна Сингатуллина, Галина Григорьевна Мальцева, Владимир Владимирович Георгиевскийны рәхмәт сүзләре белән искә алам. Мин үзем филогогиядән бик ерак булган һөнәр сайласам да, алар берничә буынга әдәбият, тел һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләде дип әйтә алам.
    Надежда Кривилёва, 4 нче мәктәпнең директор урынбасары:
    - Хәзерге укучыларның матур әдәбиятны аз укуы рус телен укытуның төп проблемаларының берсе. Чөнки әдәбият һәм тел аерылгысыз. Дөрес, соңгы вакытта, планшетлар барлыкка килгәч, балалар китапларны электрон формада укый башлады. Икенче проблема шунда төп басым - рус телен тирәнтен өйрәнүгә түгел, БДИга әзерлеккә ясала.
    Анатолий Пономарёв, пенсионер:
    - Соңгы елларда тормышыбызда чит тел сүзләре күп кулланыла. Аларның күбесе законлы рәвештә барлыкка килә, ләкин ни өчен кибетне супермаркет дип атарга икәнлеге аңлашылмый. Тагын бер проблема мине борчый - өлкәннәрнең дә, балаларның да ачыктан-ачык сүгенүе. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?
    Теманы безнең www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында тикшерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: