Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Киләчәк буынга мирас – ихластан язылган юллар

Якташыбыз, шагыйрь, язучы, журналист Егор Уткин хөрмәтенә 27 июльдә Шигърият көнен үткәрү изге традициягә әйләнде. Шагыйрьнең туганнары, дуслары, аның талантын яратучылар, җәмәгатьчелек ел саен диярлек әдәби-музыкаль чара уздыру инициаторлары булалар. Исән булса, быел җәй Е.Уткинга 80 яшь тулыр иде. Аның тынгы белмәс йөрәге 1977 елда тибүдән туктады. 45 яшендә фани...

Якташыбыз, шагыйрь, язучы, журналист Егор Уткин хөрмәтенә 27 июльдә Шигърият көнен үткәрү изге традициягә әйләнде.
Шагыйрьнең туганнары, дуслары, аның талантын яратучылар, җәмәгатьчелек ел саен диярлек әдәби-музыкаль чара уздыру инициаторлары булалар.
Исән булса, быел җәй Е.Уткинга 80 яшь тулыр иде. Аның тынгы белмәс йөрәге 1977 елда тибүдән туктады. 45 яшендә фани дөньядан китеп, ул шигъри юлларында чагылдырылган бәһасез мирасын үзеннән соңгы буынга калдырырга өлгерде.
Иртәнге 10.00 сәгатьтә чарада катнашучылар Егор Васильевичның кече ватаны - Бөрешле авылына җыелдылар. Булачак шагыйрь иҗатына илһамны киң җәелгән басу-кырлардан, чәчәккә күмелгән аланнардан, җир астыннан бәреп чыккан саф сулы бәллүр чишмәләрдән алгандыр.
Хуҗалар - җирлек башлыгы Лидия Смирнова һәм районда алдынгы хуҗалыкларның берсе булган "Победа" ҖЧҖ җитәкчесе Геннадий Козлов кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар якташ шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, ата-бабалар мирасын саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Кайчандыр булачак шагыйрь яшәгән йорт урынында куелган мәрмәр таш янында митинг үтте.
Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары аның туган як һәм гади хезмәт кешеләренә багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Туганнары һәм кунаклар истәлекле урынга чәчәкләр салдылар. Аннан чарада катнашучылар Егор Уткинның Камаш зиратындагы каберендә булдылар.
Көн уртасында ул соңгы елларында яшәгән Октябрь урамының икенче йортында район җитәкчесе Игорь Привалов катнашында чираттагы митинг булды.
- Е.Уткин бу йортта 11 ел яшәгән, - диде алып баручы Виктор Соловьев.
Тормыш иптәше Зоя Ивановнаның хуплавы ярдәмендә тыныч өй шартларында хезмәт кешесенең тормыш-көнкүрешен тасвирлаган шигырьләре туып тора. Тирән мәгънәле шигъри юллар аның иҗатын өйрәнүчеләрне әле дә дулкынланырга, уйланырга мәҗбүр итә. Бу елларда аның шигырьләре үзе корреспондент булып эшләгән район газетасында һәм республиканың басма нәшриятында еш урын ала.
Е:Уткинның хезмәт биографиясе Л.Карпов исемендәге химия заводы белән тыгыз бәйләнгән. Анда техник мәгълүмат бүлеге начальнигы, "Заводская трибуна" газетасы корреспонденты булып, контактлы күкерт кислотасы җитештерү цехында эшләгән.
- Буш вакытларында шигырь яза, күп укый, бер төндә 3-4 шигыре туа иде, - дип истәлекләрен барлый дусты Солтан Гыйләҗетдинов. - Үз фикерендә нык торучан, ихластан аралашучы, тыйнак кеше иде. Без аның эрудициясенә, үзебезнең һәм чит ил әдәбиятын белүенә гаҗәпләнә идек. Партия әгъзасы буларак, зур иҗтимагый эш алып барды, яхшы пропагандист иде.
- Иҗат кешесе оста итеп шахмат та уйнады, - дип өсти аның элеккеге хезмәттәше, химия заводы ветераны Юрий Дюжакин.
Шагыйрьнең улы Игорь Егоровичның гаилә дусты, каләмдәше, Уткин исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты Дмитрий Кожанов та үз фикерен белдерде, мәрхүмнең истәлегенә багышланган авторлык юлларын укыды.
- Син безгә тормыш дәресе бирүче, шигырьләрең күңелгә якын, - дигән сүзләр әйтте туганнан туган сеңлесе Лиза Йосыпова һәм үз шигырен укып ишеттерде.
- Уткиннар - интеллигент гаилә булып исәпләнде. Алар аралашучан, киң күңелле, кеше хәленә керә белә торган, киңәш белән булса да ярдәмгә әзерләр иде, - диләр Зоя Ивановнаның күршеләре Эмилия Петровна Никонова, Римма Владимировна Гырдасова, Раиса Петровна Иванова.
15.00 сәгатьтә туган якны өйрәнү музее янындагы табигать кочагында Е.Уткин истәлегенә багышланган әдәби кичә булды.
Анда җирле шагыйрьләр, язучылар, иҗатын яратучылар, якыннары, туганнары, фикердәшләре катнашты. Сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры, музей меценаты Илсөяр Гобәйдуллина очрашуны оештыручы булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов җыелганнарны сәламләде. Алып баручылар Гөлназ Хафизова һәм Радик Ахунҗанов шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар.
Хәсән Сәйфуллин, Роберт Ясәвиев, Иван Алексеев, Наил Тимербаев, Дмитрий Кожанов шагыйрь турында хатирәләре белән уртаклаштылар, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Яшь шагыйрә Марина Куликова да үз язмасы белән тамашачы күңелен җәлеп итте. Михаил Прокофьев башкаруындагы В.Высоцкий репертуарыннан җыр алкышларга күмелде.
- Высоцкий җырлары Е.Уткинга аеруча нык тәэсир итә иде, - дип аңлатма бирде Игорьның яшьлек дусты Михаил Семенович.
"Талларым" вокаль ансамбле солистлары Клара Галләмова, Гөлнара Гарипова, Римма Плитман чыгышлары чараның бизәге булды.
- Мондый очрашулар рухи яктан баета. Талантлы кешеләр белән аралашу каләм осталары өчен түгел, иң элек яшь каләм тибрәтүчеләр өчен мөһим. Иҗади кешеләр берлеге ныгырга тиеш, - дип нәтиҗә ясады Илсөяр Гобәйдуллина.
Чарада катнашучылар Егор Васильевич турында истәлекләрне кадерләп саклаган, җыентыкларын бастыру өчен тырышлык куйган Уткиннарга - Зоя Ивановнага һәм Игорь Егоровичка рәхмәт белдерделәр.
Игорь Уткин, үз чиратында, әтисенең эшчәнлеген популярлаштыруда катнашучыларга, аның талантын яратучыларга рәхмәт җиткерде.
Чара "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисты Лиана Миронова һәм Владимир Мироваев җитәкчелегендәге Алабуга халык фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары килђчђк буынга мирас – ихластан язылган юллар