Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Әкият безне яшәргә өйрәтә”

    Балалар китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган танып белү сәгате шундый исем астында узды. Китапханәче Ирина Марготнова балаларны бу датаның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. - 2014 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне "Мобиль элемтә хезмәтеннән кулланучылар хокукы өчен" девизы астында уза, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь...

    Балалар китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган танып белү сәгате шундый исем астында узды.
    Китапханәче Ирина Марготнова балаларны бу датаның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.
    - 2014 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне "Мобиль элемтә хезмәтеннән кулланучылар хокукы өчен" девизы астында уза, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Эльмира Досманова. - Без сезнең белән сыйфатлы, куркынычсыз товар сайларга, хезмәт турында мәгълүмат, куллану белеме алырга, зыянны каплауга, сәламәт әйләнә-тирә мохиткә, шулай ук үзебезне ишеттерергә хокуклы.
    Балаларга сорауларга җавап бирү тәкъдим ителде: "Базарга барып, самовар сатып алган Муха-Цокотуха кулланучы була аламы? Ул нинди хокуктан файдаланды?" Икенче сыйныфлар кулларын күтәрә, сорауга җавап бирә, аларның балкыган йөзләреннән әкиятләр белән таныш булулары сизелә.
    Люция Хафизова, Саша Капрош һәм Ранэль Шиһабетдиннов "Тылсымлы телефон, зиннәтле сарай, тискәре егет һәм искитәрлек могҗиза турында" әкият әзерләгәннәр. Илнар Әхмәтов һәм Айгөл Сәетгәрәева шигырь укыдылар. "Экономная хозяйка" кибетеннән татлы призлар һәм Камилла Садыйкова башкаруында җыр кунакларны шатландырды.
    - Бүген күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдым, ә балалар бигрәк тә, - дип фикере белән бүлешә 4 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф җитәкчесе Наталья Кашапова.
    Чарада Роспотре-бнадзорның баш белгече-эксперт ирина Вахонина, Чаллы кунаклары: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге начальнигы Роза Прилукова, бүлек белгече Лилия Камалетдинова катнаштылар.
    Очрашу памяткалар өләшү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
    Вәсилә Мортазина
    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: