Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Мәдәният

Клуб сезонын ачалар

Район авылларында клуб сезонын ачу концертлары уза. Ижёвка, Песәй (Татар Тәкәше, Ахтиял авыллары белән берлектә), Иске Гришкин (Сәйтәк, Камай, Бәзәкә, Тихоново), Абалач (Бөрешле) авылы мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре белән берлектә тамашачыларга матур чаралар бүләк иттеләр. Сәхнә ветераннары белән бергә яшьләр дә җыр, бию, сәхнә күренешләре тәкъдим иттеләр. Тамашачылар Ижёвка...

Район авылларында клуб сезонын ачу концертлары уза.
Ижёвка, Песәй (Татар Тәкәше, Ахтиял авыллары белән берлектә), Иске Гришкин (Сәйтәк, Камай, Бәзәкә, Тихоново), Абалач (Бөрешле) авылы мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре белән берлектә тамашачыларга матур чаралар бүләк иттеләр. Сәхнә ветераннары белән бергә яшьләр дә җыр, бию, сәхнә күренешләре тәкъдим иттеләр. Тамашачылар Ижёвка һәм Абалач балалар бакчалары нәни артистлары чыгышын алкышларга күмделәр. Кул эшләре күргәзмәләре дә үзенә җәлеп итте. Озакламый Монаш (Тойма, Тойгуҗа), Татар Чаллысы (Акътәҗек, Монай) авыллары үзешчәннәре дә шундый концертлар әзерләп күрсәтәчәк. Уңышлы номерларны "Юность" район мәдәният йортында йомгаклау чарасында карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклар Vенделеев к яналыклары