Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кояшлы Май Чабу бәйрәме

Менделеевскида халык күңел ачулары белән Май Чабу атнасы тәмамланды.

«МН» корреспонденты Евгения Кожеева бәйрәм мәйданчыгында булды.
«Ушковлар утраулары» паркында традицион карачкы янды, аның көле генә торып калгач менделеевлылар кыш белән саубуллаштылар, төрледән-төрле беленнәр авыз ителде, бәйрәм мәйданы территориясендә урнаштырылган унлаган аттракционнарда булдылар.

– Күңелле вакыйганың нибары ун көн генә булуы кызганыч, – дип билгеләде шәһәрле Елизавета Миронова. – Озаграк булсын иде, ләкин мин беләм, арытаба Бөек пост башлана һәм күбесе тәмле ризыкларны ашый алмаячаклар.

Менделеевлыларны җирле мәктәпләр һәм балалар бакчалары вәкилләреннән унлаган кулинар каршылады. Алар тулы бер «шәһәрчек булдырдылар», анда барлык кунакларны беленнәр һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

– Беленнәрнең ниндие генә юк. Кайнатма, бәрәңге, ит белән дә, – дип сөйли Михаил Васильев. – Тәмле. Барысыныкын да татып карадым. Берсен дә аерым гына атыйсым килми. Барысы да, афәрин! Биредә элеккеге һәм хәзерге рецептлар буенча да беленнәр әзерләнгән.

«Менделеевск Май Чабуының» уңышлылыгын район башлыгы Валерий Чершинцев та билгеләде, «Ушковлар утраулары» паркы төрледән-төрле, аеруча милли проектлар үткәрүдә яраткан урын булуын искә төшерде.

Бәйрәм кунаклары мавыктыргыч тамашаларда катнаштылар. Аеруча «Барыня маслёна»га тәкъдим ителгән карачкы урнаштырылган урынга халык күп җыелды. Бәйгегә 30 алпавыт кызы (барышни) тәкъдим ителде. Алар авыл халкы, тәрбиячеләр, укытучылар, бюджет оешмасы хезмәткәрләре, териториаль-иҗтимагый үзидарәләр куллары һәм фантазияләре белән булдырылганнар һәм «Ушковлар» территориясен бизәделәр. Зәвыклы карачкылар яз килүен искә төшерделәр. Монай җирлегенең курчагы озын буйлы һәм сап-сары булуы белән аерылып торды. Ул рус барынясы сарафанында һәм алъяпкычта иде. Янәшәдә генә авыл территориясе вәкиле Надежда Бакаеваны очраттым. Бәйрәмдә кемнең хезмәт җимешен тәкъдим итүләре турында сораштым.

– Бу коллектив эше, ләкин илһамландыручысы китапханәче Надежда Әхмәдова булды. Ул интернетта карачкылар модельләрен эзләде. Бергәләп җыйдык. 7 нче мәктәп, Монай җирлеге, 12 нче балалар бакчасы коллективлары карачкылары иң яхшылар дип саналдылар.

Май Чабу бәйрәмендә кече яшьтәге балалар өчен җигүле атларда йөрүләр, спорт уеннары оештырылды. Өлкәннәр театрләштерелгән тамашаларда катнаштылар. Үзешчән сәнгать коллективлары җырлар башкардылар, биеделәр. Менделеелыларга фаер-шоу ошады. Балалар һәм өлкәннәр ут белән виртуоз эш итүче артистларны тын да алмый күзәттеләр. Ахырда, традиция буенча, Май Чабу карачкысы яндырылды.

– Вакыт сизелмичә узды, – диләр Васильевлар гаиләсе. – Кышны озаттык. Хәзер язны каршыларга әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев