Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Кристалл” – минем икенче гаиләм

Апрель ахырында Халыкара бию көне билгеләп үтелде. Бу дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина "Кристалл" эстрада биюе ансамбле балетмейстер-репетиторы Виталий Криль белән әңгәмә корды. - Виталий, син ничек "Кристалл"га йөри башладың? Беренче биюеңне хәтерлисеңме? - Балалар бакчасына йөргәндә үк Анна Рябова безне ритмикага өйрәтергә килә иде. Аннан 5 яшьтә әнием мине...

Апрель ахырында Халыкара бию көне билгеләп үтелде. Бу дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина "Кристалл" эстрада биюе ансамбле балетмейстер-репетиторы Виталий Криль белән әңгәмә корды.
- Виталий, син ничек "Кристалл"га йөри башладың? Беренче биюеңне хәтерлисеңме?
- Балалар бакчасына йөргәндә үк Анна Рябова безне ритмикага өйрәтергә килә иде. Аннан 5 яшьтә әнием мине С.Гассар исемендәге мәдәният сараена, "Кристалл"га алып килде. Беренче биюләрем "Муха-цокотуха" һәм "Казачок" булды.
- Ничә ел биисең? Ни өчен хореография һөнәрен сайладыың?
- Бию белән 22 ел шөгыльләнәм. 2004 елда урта мәктәпне тәмамлагач, уку йорты һәм булачак һөнәремне сайлауда икеләнүләр булды. Удмуртия университетына кереп карадым, Мәскәү икътисад, статистика һәм информатика университеты филиалында бер ел укыдым, шулай да икътисад һәм исәпләүләрнең минем өчен түгеллеген аңладым, күңел күбрәк бию сәнгатенә тартылды. Анна Александровнаның киңәшен тотып, 2005 елда Алабуга мәдәният училищесына керергә булдым, анда минем өчен хореографияне һәм сәнгатьне тулаем тануда яңа киңлекләр ачылды. Армиядә хезмәт иткәндә дә, форманы югалтмас өчен, шөгыльләнүне ташламадым. Бүген иҗади эшчәнлегем ике коллектив белән бәйле. Чаллының "Болгарлар" бию театрында мин балет артисты, ә "Кристалл"да - ансамбль репетиторы. Шулай ук Мәскәү дәүләт сәнгать һәм мәдәният университеты филиалының икенче курсы студенты.
- Бу дәвердәге нинди чыгышлар аеруча хәтереңдә калды?
- Әлбәттә, Эстония, Франция, Италиядә узган Халыкара фестиваль, конкурсларда чыгыш ясау. Анда без автобус белән бардык, Европа шәһәрләре буйлап йөрү, аларның истәлекле урыннарын карау мөмкинлеге булды. Бигрәк тә Таллин, Варшава, Берлин, Амстердам, Брюссель, Париж, вена, Милан, Флоренция, Венеция һ.б. шәһәрләр хәтергә сеңеп калды. 2010 ел "Кристалл" өчен уңышлы булды, күп җиңүләр алып килде. Иң элек ТР Президенты патронажында үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион Халыкара эстрада сәнгате фестивалендә Гран-при алу. Андагы җиңүдән соң без Кабардино-Балкария башкаласы Нальчик шәһәренә Бөтенроссия студент язында "Что я в жизни успел" биюе белән беренче урын яуладык. Шул ук елның көзендә Мәскәүдә узган "Татарстан балалары җырлый һәм бии" концертында катнаштык. Кыскасы, бу елларда концерт белән йөрүләр, чыгышлар күп булды һәм аларның һәркайсы нәрсә белән дә булса истә калды.
- Син Казанның "Кристалл" ансамбле составында Сочида Олимпия уеннарында биедең.
- Әйе, Безнең Казандагы "Кристалл" егетләре булдыралар, алар Казанда кастинг үтеп, зур күләмле чарада катнашу хокукы алдылар.
25 гыйнварда Сочида идек, һәм Олимпия, Паралимпия уеннары дәвамында анда яшәдек. Искиткеч зур Олимпия паркы территориясендә уеннар объектлары һәм "Фишт" төп стадионыннан ерак түгел "Сочи Парк" урнашты. Бу Россиядә гаилә белән ял итү өчен беренче тематик парк булды. Ул рус халык әкиятләренә багышлана, аны "Рус Диснейленды" дип тә атыйлар. Анда без кичке бию шоуында катнаштык. Тамашачыга өч номер тәкъдим иттек. Болар - "Красавица и Чудовище", "Жар-птица" һәм "Цветной мир" хореографик композицияләре. Бездән тыш Омск, Пермь, Түбән Тагил, Ярославль, Чебоксар һәм Казан коллективлары һәм артистлары катнашты. Австралиядән килгән һава акробатларының гадәти булмаган чыгышы тәэсирләндерде. Һәр көнне чыгыш ясар алдыннан Россиянең төрле шәһәрләреннән гримёрлар һәм Ростов-на-Донудан костюмерлар командалары әзерләде, алар безнең өчен гаҗәеп матур һәм креатив костюмнар тектеләр. Без диңгездән һәм Олимпия паркыннан ерак түгел урнашкан "Русский дом" апарт-отелендә яшәдек. Буш вакытларда яр буендагы һәм Кызыл Аландагы олимпия объектларында булдык, Сочи һәм Адлер буйлап йөрдек, Россия рок-төркемнәре, Олимпия паркында эстрада йолдызлары чыгышын карадык, күрше Абхазиядә булдык. Кыскасы, кышкы җылы көннәрне онытылмаслык итеп үткәрдек.
- "Кристалл" синең өчен нәрсә ул?
- Ул икенче әниебез һәм остазыбыз Анна Александровна җитәкләгән минем бию гаиләм: тату, күңелле, рухны күтәрерлек. А.Рябова безне идеяләргә рухландыра, хуплый, иҗади үсешкә дәртләндерә.
Мин биюдән, балалар белән эшләүдән канәгатьләнү алам. Хәзер без май аенда узачак отчёт концертына әзерләнәбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск безнекелђрне бел! Криль