Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Кристалл” уңышлы чыгыш ясады

    Санкт-Петербургта үткән "INTERFOLK" Халыкара конкурс-фестивальдән "Кристалл" эстрада биюе ансамбле (Анна Рябова) җиңү белән кайтты. Халык иҗатын хореографиядә, вокалда, музыка инструментлары яңгырашында чагылдырган чарага Италия, Франция, Латвия, Эстония, Япониядән, Россия төбәкләреннән иллегә якын фольклор сөюче коллектив җыелды. Татарстан Республикасы данын ике ансамбль яклады - Казан артыннан "Җәүһәр" төркеме һәм "Кристалл" коллективы....

    Санкт-Петербургта үткән "INTERFOLK" Халыкара конкурс-фестивальдән "Кристалл" эстрада биюе ансамбле (Анна Рябова) җиңү белән кайтты.
    Халык иҗатын хореографиядә, вокалда, музыка инструментлары яңгырашында чагылдырган чарага Италия, Франция, Латвия, Эстония, Япониядән, Россия төбәкләреннән иллегә якын фольклор сөюче коллектив җыелды. Татарстан Республикасы данын ике ансамбль яклады - Казан артыннан "Җәүһәр" төркеме һәм "Кристалл" коллективы.
    "Дуслар", "Смоленск казы", "Шүрәле", "Татар биюе" һәм репертуарны күптән түгел генә тулыландырган "Башкорт сылуы" композицияләре жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да әсир итте.
    Бәйге 16 ансамбльгә уңыш китерде, шул исәптән кристаллыларга да. Анна Рябова җитәкчелегендә үзләрен оста итеп таныткан 19 биюче беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм кубок, диплом белән бүләкләнде. Ансамбль Болгариягә бию буенча дөнья чемпионатына чакыру һәм 500 евро күләменә сертификат алды.
    фәймә Вахриева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: